Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МӘЙДАНЧЫК ЭШЕН ДӘВАМ ИТӘ

Шәмәрдән лицее базасында ел саен яңа федераль дәүләт белем стандартлары буенча тәҗрибә мәйданчыклары оештырыла. Яңа уку елында мәйданчык эше 1-6 октябрь көннәрендә узды.

Татарстан Мәгарифне үстерү институтыннан Гөлнара Һадиева - мәйданчыкның җитәкчесе, Лариса Вәлиева куратор итеп билгеләнде.

Балтач, Саба районнарыннан килгән 25 укытучы көн саен төрле чара, кичә һәм дәресләрдә катнаштылар, түгәрәкләрдә укытучыларыбызның яңа белем стандартлары буенча эш тәҗрибәсен өйрәнделәр. Укытучылар төркемнәргә бүленеп эшләделәр. Көн ахырында проект эшләрен әзерләү белән шөгыльләнделәр, киңәшләр алдылар.

Замана яңалыгын һәрвакыт үз эшләрендә кулланып, бүгенге көн белән бергә атлаучы лицеебыз укытучыларының эшен стажировка үтүче укытучылар югары бәяләде. Алар лицейда заман рухында һәм көндәшлеккә сәләтле шәхесләр тәрбияләнүен күрделәр. Алда яңа очрашулар көтә.

Э.Галиуллина,

Шәмәрдән лицее укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X