Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Нидерландта Россия елы яки Рөстәм Миңнехановның Амстердамга сәяхәте

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында эшлекле сәфәр белән Амстердамда (Нидерланд Корольлеге), дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Сәфәрнең төп максаты - Нидерландта Россия Елы һәм Россиядә Нидерланд Елы ачылышында катнашу. Ачылу тантанасы бүген РФ Президенты Владимир Путин һәм Нидерланд Королевасы Беатрикс катнашында була. Чара «Эрмитаж на Амстеле» (Амстердам) музеенда уза.

Исегезгә төшерик, 2013 нче елны Нидерландта Россия Елы һәм Россиядә Нидерланд Елы дип игълан итү турындагы килешүгә 2009 нчы елда ирешелгән. Әлеге Елга әзерләнү һәм аны уздыру өчен, Россия һәм Нидерланд вәкилләреннән торган оештыру комитеты булдырылган.

Чараны уздыру кысаларында илләр рәсми сәфәрләр, икътисади делегацияләр белән алмашачак, мәдәни һәм иҗтимагый чаралар уздырачак. Барлыгы 350дән артык чара уздыру планлаштырыла.

Россия төбәкләренең берсе буларак, ТРга килгәндә, Россия-Нидерланд Елын уздыру кысаларында апрельдә Роттердам шәһәрендә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры чыгыш ясаячак ("Спартак" балеты). Театрның башка шәһәрләрдәге гастрольләре 21 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 2013 нче елның августында ТР вәкилләренең Нидерландта "Россия йолдызлыгы" Милли мәдәният фестивалендә катнашуы планлаштырыла.

Казанда 2013 нче елның июнендә Россия буйлап сәфәр кысаларында Голландиянең "Toeac" аккордеон дуэты чыгыш ясаячак, сентябрьдан ноябрьга кадәр ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда "Голландия ориенталисты Мариус Бауэрның Мәскәүгә кайтуы" ("Возвращение голландского ориенталиста Мариуса Бауэра в Москву") Нидерланд күргәзмәсе оештырылачак.

2013 нче ел ноябренең беренче яртысында Мәскәүдә Россия-Нидерланд Елының ябылу тантанасы була.

ТатарИнформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев