Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Әниләр көнендә туган Рәнисне тәбрикләделәр

Байлар Сабасындагы яшь гаилә - Энҗе һәм Рөстәм Гатиятовлар сөенечле вакыйга белән яши бу көннәрдә. Әткәй-әнкәй нигезенә, нәсел дәвамчысы нәни Рәнис кайтты.

Аллаһ Тәгалә саулыгын бирсен дә, иманлы, тәүфыйклы булып үсүне насыйп итсен. Рәниснең дөньяга килүе дә үзенчәлекле булган. Әниләр көнендә, әнисенә бүләк булып аваз салган ул. Ә районда бу көндә туган сабыйларны тәбрикләү кебек күркәм традиция яшәп килә. Узган ел әлеге көндә балалар туу теркәлмәгән. Ә 2012 елда Ике басу Арташтан Алинә һәм Денис Төхбәтуллиннар, Шәмәрдәннән Рузилә һәм Риммат Фәсхетдиновлар гаиләсендә балалар дөньяга килгән иде.

5 декабрьдә Энҗе һәм аның улын район үзәк хастаханәсенең бала тудыру йортыннан алып чыкканда туганнары, дуслары белән бергә районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова һәм "Балкыш" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Рөстәм Равилин да тәбрикләде. Алар яшь әнигә улларының туу турында таныклыгын һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

- Улыбыз гаиләдә беренче бала, көндез белән, 3,400 граммлы булып туды. Без бик бәхетле әти-әни, гел шулай шатланып яшәргә язсын. Шатлыгыбызны уртаклашып килүчеләргә рәхмәт, - ди Энҗе. Әни кеше үзе дә хастаханәдә эшләп бала ялына чыккан. Ә Рөстәм торак-коммуналь хуҗалыгында эретеп ябыштыручы булып эшли.

Авылларда сабыйлар саны артуга тагын да ныграк сөенгән кешеләр ул фельшерлардыр, мөгаен. Бердән, бәби көтүче аналар иң беренче алар җаваплылыгында. Икенчедән, исән-сау, сәла­мәт бәби тапкач та алар гаиләләрнең хәлләрен белеп, сабыйның үсешен күзәтә.

- Унбишенче сабыйны алып кайтабыз бүген. Узган ел бу вакытка җидәү генә туган иде. Әле тагын бер әни бар бәби көтүче. Гел яшь әниләр генә алып кайта димәс идем, кырык яшьне узгач алып кайтучылар да бар. Гаиләләргә сабыйлар кайтып торсын, өйнең яме бала белән бит, - диде ул шатлыгын уртак­лашып, сабыйларга бәхет теләп. Амин, шулай булсын, гаиләләрдә балаларның шат авазы тынмасын, - ди Сатыш авылы фельдшеры Эльмира Зарипова.

1 декабрьгә районда 208 пар язылышкан, 372 сабый туган. Узган елның шул чорында да 372 бала дөньяга килгән булган.

Зәмирә Сәмигуллина фотолары.








Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев