Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Һөнәри бәйрәм тантанасы [+фоторепортаж]

Бүген Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

Әлеге өлкәдә яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәрне, озак еллар эшләүчеләрне I, II, III дәрәдә "За отличие службе" медальләре, күкрәк билгеләре, министрлыкның, Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр билгеләп үттеләр. Тантаналы чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов катнашты һәм бәйрәмчә эчтәлекле чыгыш ясап, хокук сакчыларына алдагы җаваплы эшләрендә уңышлар теләде. Полиция хезмәткәрләрен прокуроры Рөстәм Саләхов, суд рәисе Дамир Сабиров, тикшерү комитеты башлыгы Зөлфәт Кәримов, җәмәгать һәм бүлек ветераннары советлары рәисләре Рөстәм Исмәгыйлов, Илдар Гатауллин котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев