Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Нур сибүче кояш кебек

Мөлаемлылык, зирәк акыл, гадилек, эчкерсезлек, миһербанлылык. Кешене чын шәхес итүче әлеге күркәм сыйфатлар минем язмам героен да бизи.

Һәрвакыт йөзендә нур балкып торучы, үзенең күңел яктылыгын башкаларга күчерә белүче Әлфия Галиәскәр кызы Ибраһимовага эш сөючәнлек, тырышлык кебек гүзәл сыйфатлар - бар да әтисе Галиәскәр һәм әнисе Сәрвәрдән күчкән. Чөнки һәркемнең холкы иң беренче гаиләдә салына. Әнисенең "Кызым, олыны-олы, кечене-кече ит, киңәшләшеп эшлә, киңәшле эш таркалмый", дигән алтын сүзләрен ул бүген балалары Ильяс белән Диләрәгә кабатлый. Биш балалы гаиләдә төпчек бала булып туган Әлфия ханым әти-әнисенең бер-берсенә булган мөнәсәбәтенә сокланып үсә. Яшьтән үк күңел түрендә бөреләнгән хыялы тормышка аша - үз гаиләсен дә Илгиз абый белән шулай матур, нык итеп төзиләр. Инде менә 30 ел бер-беренә терәк булып яшиләр. «Әти-әни безгә каты бәрелеп тә дәшмәде, бик җылы мөнәсәбәтләр хөкем сөргән гаиләдә үстек. Үзебезнең балаларны да шул үрнәктә тәрбияләргә тырыштык»,- ди Әлфия ханым.

1978 елда Саба урта мәктәбен тә­мамлап, әле алдагы киләчәген нык­лап билгеләргә өлгермәгән кызны, завуч Рәйсә Сираҗиева очратып, мәктәпкә эшкә чакыра. Иң мөһиме - Әлфия ханымга укытучылык сыйфатлары тумыштан ук салынган була. Әлеге кыйммәтләр калебеңдә үк булмаса, укучылар арасында үз кешегә әйләнә алмыйсың. Чөнки балалар белән эшләү генә җитми, алар дөньясында яшәргә дә кирәк. Инде Әлфия Галиәскәр кызының әлеге дөньяда чын мәгънәсендә яши башлаганына 37 ел тулган. Пионервожатый, комсомол оешмасы сәркатибе булып эшләгән елларын бүген дә сагынып искә ала. «Яңа мәктәп төзегәндә ташларын ташып тордык, шуңа икенче өем кебек якын миңа гимназия», - ди ул. Сәләтле, тырыш кызның эшчәнлеген тиз күреп алалар, комсомол оешмаларын җанландырудага керткән хезмәтләре өчен ул ВЛКСМ үзәк Комитетының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә. Читтән торып КДПИны тәмамлап, 1985 елда башлангыч сыйныфта укыта башлый. »Шушы сыйныф миннән укытучы ясады да инде», - ди ул елмаеп. Бу уку елында ул үзенең хезмәт юлындагы 9нчы сыйныфын чыгарырга җыена. «Быелгы гел малайлардан торган сыйныфымны «Әтәчләрем» дип шаяртам. Шук, шаян булганга гына түгел, 2005 - Әтәч елында туганга шулай», - ди ул. Үз балалары турында ничек яратып сөйләсә, укучылары турында да шулай ялкынланып сөйли. Нәкъ үзе әйткәнчә, укучылары аңа картаерга ирек бирмиләр. Алар белән бер булып физкультура ясарга да, сикерергә, уйнарга, хәтта уйларга да кирәк. Шулай ук бүгенге электрон технологияләр заманында хезмәттә яшьләр белән беррәттән барыр өчен, бик күп көч таләп ителгәнен дә яшерми.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев