Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Нургали Миңнехан улы Миңнехановның истәлегенә үткәрелә торган Бөтенроссия тур­ниры [фоторепортаж]

Мартны районда теннис ае дисәң дә арттыру булмас. Язның шушы чорында инде менә 14 ел Сабага республикабызның һәм Россиянең иң көчле теннис­чылары җыела.

Хәтта чит илләрдән дә ки­ләләр. Әлеге спорт төре осталарын март аенда РСФСРның һәм Татарстан АССРның атказанган урманчысы, "Почет билгесе" һәм "Октябрь революциясе" орденнары кавалеры Нургали Миңнехан улы Миңнехановның истәлегенә үткәрелә торган Бөтенроссия тур­ниры үзенә тарта. Быел да турнирга, Татарстан өстәл теннисы федерациясе вице-­президенты Геннадий Аргаков әйтүенчә, республиканың 18 районыннан, Россиянең 17 төбәгеннән 200дән артык спортчы килгән иде. Спорт министрлыгы календарь планына кертелгән бәйге бик дәрәҗәле, 1-8нче урын­нарны алучылар спорт­ остасы нормативын да үтәгән булып саналалар. Әйтик, турнирга старт бирелгән 2001 елда республикада теннис буенча әлеге исемне бер генә теннисчы йөрткән, хәзерге көндә 17гә җиткән. Бу үзе үк уздыру урыны Саба районы булган бәйгенең әһәмиятен ачык күрсәтә.

"Без Саба җирендә сезне каршы алуыбызга, хәтта Казахстаннан, Украина­дан килүләренә дә бик шатбыз. Бинабыз хәзергә кечкенә, әмма күңелебез киң. Әгәр финанс мөмкинлекләре булса, якын киләчәктә тур­нирны заманча теннис залында үткәрербез дип уйлыйм. Проект бар, хыял бар, ә хыял һәрвакыт чынга аша. Барыгызга да зур рәхмәт, ярышта көчлеләр җиңсен",- диде Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов турнирны ачканда.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев