Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Олуг бәйрәмне каршылыйбыз

Барлык галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән бүләкләгән Аллаһы Субханә­һү үә Тәгаләгә иксез-чиксез мактау­лары­быз, шөкраналарыбыз булса иде.

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәм­мәд Мостафа салләллаһу галәйһи үә сәлламгә салаватларыбыз, Аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабә­ләренә сәламнәребез һәм изге догаларыбыз барып ирешсә иде.
Аллаһы Субханә үә Тәгаләнең һәм Ислам диненең хаклыгына ыша­нып,ислам шәригате белән гамәл кылучы яисә шуңа омтылучы кадерле мөселман кардәшләрем, райондашлар! Әссәлаамү галәйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәракәәтүһ! Аллаһы Тәгалә барлык айларның солтаны булган мөбарәк Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган Тәравих намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылса иде. Узган елгы һәм хәзерге Рамазан айлары арасында фани дөнья­дан мәңгелек ахирәткә күчкән якыннарыбызның, газиз дин кар­дәш­лә­ребезнең гөнаһларын гафу кылып,Үзенең чиксез рәхмәтенә ирештерсен иде!
Быелгы Рамазан ае 33 еллык вакыт әйләнеше тәүлегенең иң күп сәгатьле ураза чорына керүенә карамастан, халкыбызда, бигрәк тә яшьләребез арасында ураза тотучыларның артуы белән сөенечле булды. 30 көн дәвамында кичләрен укылучы Тәравих намазларында катнашучылар да күб­рәк иде. Шулай ук яшьләребез мәчетебезгә даими йөрүче халыкны көн саен дип әйтерлек ифтар табыннары белән сөендерделәр. Районыбыз хакимияте һәм башкарма комитеты да ураза тотучыларны шундый бер кичә белән шатландырдылар. Аларга Аллаһының рәхмәте булсын! Авыз ачу табыннарында районыбызда яшәүче кан һәм дин кардәшләребез: әзербәйҗан, үзбәк, таҗик халыкларыннан булган мөселманнарыбыз да безнең белән бәйрәм халәте кичерделәр. Инде Рамазан аебыз тәмамланып килә. Тагын бер көннән гает бәйрәме, олы тантана. Калебләребездә бу үтә мөһим гыйбадәтне башкарып чыга алуыбызга сөенеч тә, шул ук вакытта аның бик тиз үтеп китүенә моңсулану, сагышлану да бар. Чөнки рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәлам үзенең бер мөбарәк хәдисендә әйткәнчә, чын мөселман шулдыр: кем Рамазан аен сагынып көтеп ала һәм аның ел буе дәвам итмәвенә уфтана. Аллаһы Тәгалә яшьлегендә ураза тотмаган яисә хәзерге вакытта даими авыру сәбәпле яки үтә өлкән яшькә җиткән кешеләргә ураза тота алмау бурычын Фидия сәдакасы белән каплау мөмкинлеген дә биргән. Быел Фидия күләме 1 көн өчен 200 сум, һәркем бирергә тиешле Фитыр сәдакасы урта хәлле бер кешедән - 100 сум, баераклардан- 500 сум җан башына тиешле. Зәкят 170000 акчасы яки шул нисбәттәге алтын әйберләре яки сәүдә товары булганда бирелергә тиеш.
Мөхтәрәм ватандашлар! Рама­зан аеның соңгы көннәрен мөсел­маннарга лаеклы итеп үткәрик, калеб-күңелләребезне пакьлик, безне үпкәләтүче, рәнҗетүчеләребез булса, кичерик, әгәр үзебез кемгәдер начарлык кылган булсак, гафу үтеник. Йөрәкләребез бу көннәрдә мөселманнарга карата гына түгел, башка дин вәкилләренә, бөтен дөнья инсаниятенә карата, хәтта дөм адашып йөрүче, хәзергә Аллаһ Тәгалә юлына баса алмаган кешеләргә карата да мәхәббәт һәм шәфкать-мәрхәмәт хисләре белән тулсын. Аларга мөселманча сәламнәр бирик, елмаеп җылы сүзләр әйтик. Бу көннәрдә бигрәк тә ятимнәрнең, ялгызларның хәлләрен белик, аларга ярдәм итик, бәйрәм нигъмәтләре белән сөендерик. Аллаһ Тәгаләдән елларга-көннәргә тынычлык, халыкларга татулык, милләтебезгә бердәмлек, гаиләләребезгә ныклык-бөтенлек,яшьләребезгә тәүфыйк-һидаять, малларыбызга бәрәкәт, иген уңышларыбызны югалтуларсыз җыеп алырга хәерле аяз көннәр сорыйк. Үзебез дә Аллаһ Раббыбызга җавапсыз калмыйк,ягъни ул сораганнарны бирик.Ә алар күп түгел: намаз, ураза, мөмкинлеге булганнарга зәкат бирү һәм хаҗ кылу. Шулар үтәлсә, без калганнарын булдырырбыз, иншәАллаһ! Бәйрәм белән, кардәшләр!

Илдар Яхъя,
Саба җамигъ мәчете
имам-хатыйбы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев