Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Олы Шыңар авылында яшәүче Хәбирә Яруллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Туксан яшьтә дә гәҗит укый

17 октябрьдә Олы Шыңар авылында яшәүче Хәбирә  Яруллина  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хәбирә апа  Югары Утар авылында туган. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң  укуын Шәмәрдәндә дәвам итә. Уку  авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе – хезмәт армиясенә йөри, әнисе колхозда эшли. Өйдә – биш бала. Хәбирә апага бераз гына булса да тамагын туйдыру өчен кичләрен Шәмәрдән ашханәсендә бәрәңге әрчи, табак-савыт юа. Буранлы, яңгырлы көннәрдә фатирда кунып кала, көн әйбәт булганда, җәяүләп укырга йөри. “Сугыш вакытында кеше бер-берсенә ярдәмчел, мәрхәмәтле иде”, - дип искә ала ул елларны.  Аннары Казан педучилищесында ике ел белем ала. Хәбирә апа 1945 елда Олы Шыңар авылына башлангыч сыйныф укытучысы булып килә. Үзе дә кечкенә генә гәүдәле кыз бик тырышып балаларга белем бирә. Өч елдан соң  авылга 1943 елда армиягә алынып Ригада хезмәт иткән Хәким  кайтып, 1950 елда  Хәбирә апа белән тормыш коралар. Гаиләле булгач бер-бер артлы балалар туа. Хәбирә апа бүгенге көндә тыл ветераннарына хөкүмәтебез салып биргән якты, матур йортта кызы тәрбиясендә яши. 4 бала тәрбияләп үстергән әбинең   8 оныгы,  8 оныкчыгы бар. Күзлек  киеп җеп җегерли, гәҗит укый, радио тыңларга ярата. “Яшьлектә авырлыкны күп күрдек, әмма ул кыенлыклар безне чыныктырды гына”, – ди әбекәй. Хәбирә апаны юбилее белән халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин һәм Шыңар авыл җирлеге рәисе Алмаз Габделхаков, мәктәп һәм “Туган як” җәмгыятеннән килгән вәкилләр тәбрикләде. Юбилярга Владимир Путинның Котлавы һәм бүләкләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X