Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Олы Арташ авылында гомер кичерүче Мәүҗидә Сәйфуллинаны тәбрикләделәр

Олы Арташ авылында яшәүче Мәүҗидә Сәйфуллинага 90 яшь тулды. Юбилярны котларга районның халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Әгъләмҗәнов, район ветераннар советы рәисе Әнвәр Гафиятуллин котлады. Мәүҗидә Сәйфуллина балаларына, онык-оныкчыкларына, туганнарына гына түгел, авылдашларына да үрнәк булып гомер кичерә. Бүген 90 яшен тутырган әби,...

Олы Арташ авылында яшәүче Мәүҗидә Сәйфуллинага 90 яшь тулды. Юбилярны котларга районның халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Әгъләмҗәнов, район ветераннар советы рәисе Әнвәр Гафиятуллин котлады.
Мәүҗидә Сәйфуллина балаларына, онык-оныкчыкларына, туганнарына гына түгел, авылдашларына да үрнәк булып гомер кичерә. Бүген 90 яшен тутырган әби, ике-өч ел элек авыл зиратын тәртипкә китерү, агачларны кисү эшләрендә дә башлап йөрүчеләрнең берсе булды.
Балачагында иркәләнеп кенә үсәргә туры килми Мәүҗидә апага. 1931 елда янгыннан соң гаиләләре белән Уфа шәһәренә күченеп китәләр. 1942-1943 елларда Мәскәү хәрби заводында хезмәт куя. 1943 елда Олы Арташ авылына күченеп кайталар. 1943-1946 елларда авыл советы секретаре вазыйфасын башкара. 1946 елда Шәрифҗан Сәйфуллинага кияүгә чыга. 1951 елдан алып 1975 елга кадәр мәктәптә хисапчы вазыйфасын башкара. 1978 елда лаеклы ялга чыга. Алар гаиләсендә бер-бер артлы җиде бала дөньяга килә. 12 онык, 13 оныкчык. Бүгенге көндә барысы да исән-сау. Мәүҗидә апа улы Дамир, килене Рәфилә тәрбиясендә гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев