Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Олы Кибәче авыл җирлегендә искечә Яңа ел бәйрәме [+фоторепортаж]

Иске стиль белән Яңа ел бәйрәмен Олы Кибәче авыл җирлегендә дә бик матур итеп оештырдылар. Клуб, китапханә, медицина хезмәткәрләре, тәрбиячеләр белән берлектә,авылыбызның иң авыр тармагы -терлекчелектә эшләүчеләр дә әлеге бәйрәмгә зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр.

Төбәк авылы клубына бу көнне Кыш бабай,Кыш әби һәм Карсылу да килгән иде, җыр бәйгесенә барырга әзерләнгән әбиләрнең чыгышын да халык алкышларга күмде. Кыш бабай белән Карсылу бу көнне Олы Кибәче авыл китапханәсендә дә кунак булдылар. Алар ел дәвамында төрле бәйгеләрдә катнашкан балаларны, "Иң күп китап укучы" номинациясендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр. Китапка булган кызыксынуның тагын да артуын, укуга булган мәхәббәтнең сүрелмәвен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X