Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Олы Кибәче авылында яшәүче Маһирә апа Садыйкова җыр-биюле аулак өйләрне үз итә [+фотолар]

Олы Кибәче авылында яшәүче Маһирә апа Садыйкова биләмгә йөрергә яратмый, җыр-биюле аулак өйләрне үз итә ул. Күптән түгел Теләче районы Олы Мишә авылында үткән аулак өйдә дә чордаш кызлары белән күрешеп кайткан.

Үзе теккән бәби итәкле күлмәгенә, канатлы, чигүле ак алъяпкычын киеп, миллилекне саклап, гоерф-гадәтләргә туры китереп йөри ул бәйрәмнәргә.

-Бер елны Сабада "Яңарыш авазлары" дигән концерт булган иде. Анда һәр авылдан катнаштылар. Шунда сәхнәгә чыгарга кирәк булгач алъяпкыч тегеп карадым. Яшьлегемне искә төшереп тектем дә, кызыгып чигеп тә куйдым алъяпкычны, - ди Маһирә апа. - Әллә кайлардан үрнәк эзләп йөрмим. Авыл болыннарындагы чәчәкләргә хозурланып үстек бит, шуларны күз алдына китерәм дә, кәгазьгә төшерәм, аннан алъяпкычка күчерәм. Арып китсәм, чәчәкләр бәйләп алам.

Анысын Шәмәрдәндәге тернәкләндерү үзәгенә баргач, чордашларыннан өй­рәнеп кайткан.

- Яшь вакытта да чиктем чигүен, әмма балалар үстергәндә, эшләгән чорларда чигү белән утырырга бик вакыт кына тимәде. Шулай да кызларыма күлмәкләр тегеп киертә идем. Кулның хәзер һич тик торасы килми. Бер утырганда бер чәчәк бәйлим, биләмгә йөрергә яртамыйм, чигү белән мавыгып үткәрәм көннәремне. Балаларыма истәлеккә калдырыр өчен ике алъяпкыч кисеп куйдым, аларны тегеп, чигәсем бар. Армиягә китәсе оныкларыма кулъяулыклар чигәсем бар, башлап куйдым инде, - ди Маһирә апа.

Тегү машинасын балалары бүләк иткән. "Монысы өченче машинам инде, чигү җепләрен дә кызларым алып кайтып бирә", - ди әбекәй. Җепләрдән бәйләнгән дистәләгән роза чәчәкләре, башмаклар, урындык киезләре дә берсеннән-берсе матур, күңелне җылытып тора. Әйтерсең лә, боларның барысына да Маһирә әбинең кул җылысы, күңел матурлыгы күчкән. Бәйләү энәсе тоткан хуҗабикәнең йорты да нурлы, якты, җылы була бит аның. Маһирә апаның да йорт тәрәзәләреннән нур бөркелеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев