Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Олы Кибәче авылында яшәүче Суфия Сафинага- 90 яшь [фоторепортаж]

Олы Кибәче авылында яшәүче Суфия Сафинага 25 мартта 90 яшь тулды. Арча районы Югары Сәрдә авылында туган кыз, яшьли ятим калып, дәү әнисе Мәрьям кулында үсә.

Суфия апа гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Арчаның Комыргуҗа, Сәрдә авылларында укыта. Кушлавычта мөдир буларак, яңа мәктәп бинасы салу өчен күп көч куя. Шушы хезмәтләре өчен "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән фидакарь тырыш хезмәте өчен" медале белән бүләкләнә.

Тормышка чыккач Саба районының Чулпыч авылында эшли башлый. 1954 елда райком кушуы буенча Олы Кибәче мәктәбенә җибәрелә. Шушы авылда төпләнеп, иптәше Мөхәммәтгали абый белән өч кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерәләр. 28 ел мәктәп мөдире булып эшли Суфия апа. Соңыннан күмәк хуҗалыкта бригадир вазыйфасын да башкара. Бүгенге көндә ул авылның абыстае. Туган көн иясен район башлыгы Рәис Миңнеханов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев тәбрикләде һәм истәлек бүләге тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X