Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе, иҗади эшләр

Тукран Киеп матуркүлмәген, Кызыл бизәк төшкәнен. Тук-тук-тук-тук тукылдап, Тукылдатып утыра. Чистартып агачларны Бөҗәкләрдән, кортлардан, Кышын, язын, җәен, көзен Шулай тамак туйдыра. Сагитова Азалия, 2 класс Укытучыма Мин мәктәпкә киткән чакта, Әни озатып кала. Ә мәктәптә укытучым Елмаеп каршы ала. Тырышып дәрес аңлата, Кат-кат әйтеп һәр сүзен. Әни күк иркәләгәнгә, Бик...

Тукран

Киеп матуркүлмәген,

Кызыл бизәк төшкәнен.

Тук-тук-тук-тук тукылдап,

Тукылдатып утыра.

Чистартып агачларны

Бөҗәкләрдән, кортлардан,

Кышын, язын, җәен, көзен

Шулай тамак туйдыра.

Сагитова Азалия, 2 класс

Укытучыма

Мин мәктәпкә киткән чакта,

Әни озатып кала.

Ә мәктәптә укытучым

Елмаеп каршы ала.

Тырышып дәрес аңлата,

Кат-кат әйтеп һәр сүзен.

Әни күк иркәләгәнгә,

Бик яратабыз үзен.

Аңа нык саулык телим мин,

Һәм дә күп шатлык.

Киләчәктә каршы алсын

Тигез - тыныч картлык.

Гыйльметдинов Илнат, 1 класс

Туган авылым

Онытылмый уйнап үскән

Чирәмле һәр урамы.

Кибәченең үз улы мин

Якын хәтта тузаны.

Әй, авылым - авылкаем,

Якын син күңелемә.

Халкың бердәм, тату яши,

Шулай булсын гомергә.

Гатиатуллин Рәзил, 2 класс

Җиңү көне

Җылы, кояшлы май иртәсе

Җиңү китерде илгә.

Шатлык,сөенечнең чиге

Бетмәс кебек мәңгегә.

Кайтты:"Әнкәй, без җиңдек!-" дип

Аналарның уллары.

Кайберләре яраланган,

Юк бит аяк-куллары.

Күпме сагыш,күз яшендә

Үтте ничә елыбыз.

Инде хәзер бәхет белән

Атса иде таңыбыз.

Яу кырында калганнарга

Рәхмәт әйтеп баш иям.

Без Сезне искә алабыз

Бер минут тынлык белән.

Инзилә Шарипова,3нче класс

Әтиемә

"Әти" диеп тел ачылды,

"Әти" диеп тәпи киттем.

Үстереп, кеше итә дип,

Мин синнән өмет иттем.

Минем әтием бик матур

Һәм тырыш, уңган булды.

Кеше белән сөйләшкәндә,

Гел көлеп кенә торды.

Юк кына сүз әйтсәләр дә,

Нигәдер тиз кабынам.

Их, әтием, мин бит сине

Бик тә, бик тә сагынам.

Әти, безне бик яраттың-

Бар нәрсәдән дә артык.

Яшьләй өзелде гомерең,

Килмәде сиңа картлык.

Әтием, син безне шулай

Күкләрдән күзәтерсең.

Читкә тайпыла башласак,

Туры юл күрсәтерсең.

Без әтине онытмыйбыз.

Ул хәзер безнең җанда.

Тик шулай да бик тә авыр,

Үзе юк безнең янда.

Кечкенәдән ата назыннан

Аерды безне язмыш.

Барлык балаларга телим

Әтиле, тигез тормыш.

Гөлназ Шавалиева, 4нче класс

Кыш көне

Суык бураннары белән

Кыш килде туган якка.

Матур бизәкләре белән

Таралды тирә якка.

Ә балалар көне буе

Таудан чана шуалар,

Шундый суык салкыннардан

Битләре кызаралар.

Чаңгы ярышлары үтә

Көн дә безнең мәктәптә,

Таудан шуып төшәбез без,

Куркып тормый биектән.

Әй рәхәт тә соң балачак,

Бозлавыкта шууы.

Рәхәтләнеп карда аунап ,

Кар атышлы уйнавы.

Кыш көненең рәхәтлеген ,

Тәмен тоя белегез.

Һәркөн саф һавага чыгып

Сәламәт яшәгез сез.

Давлиева Айзилә ,5 класс

Бала сагышы

Кара кайгы килде илгә,

Сүгыш башланды, диләр.

Корал тотып кулларына,

Авылдан китте ирләр.

Саубуллашып чыгып китте

Купме газиз әтиләр.

«Исэн-сау кайтыгыз», -диеп

Елап калды әниләр.

Өчпочмаклы хатлар килде,

Өйдән-өйгә чиратлап.

Ялгыз аналар елады,

Балаларын кочаклап.

Кайгы, зинһар, кермә өйгә,

Килми сине күрәсе.

Әтиемнең килә минем

Битләреннән үбәсе

«Әтием, җаным, кайттыңмы?»-дип

Каршысына чабармын.

Әтиләрен көткәннәргә

Нинди сузләр табармын?

Ишетәсезме- Җину килә,

Ничек көттек бу көнне.

Ничә язны, ничә кышны,

Ничә караңгы төнне.

Җиңүнең 70 еллыгын

Каршылыйбыз бу язда.

Ул кара кайгылы көннәр

Калса иде еракта.

Эльвина Шарипова, 6нчы класс

Шигъриятнең ак чәчкәсе

Декабрьнең салкын таңында,

Аклык теләп барлык җиһанга,

Шигъриятнең ак чәчкәсе-

Туфан туган дөньяга.

Хыялдагы яңа дөнья,

Урал- Казан юллары.

Күңелләрдә илһам нуры-

Алтмыш еллык иҗат утлары !

Шигырьләрдә- синең йөрәк,

Яралады тарих хатасы .

Йөрәк яраларын бәйләр өчен

Җылы куллар кайдан табасы?

Өзелергә торган гомерне

Мәхәббәт саклап калды .

Җылы хис, ихлас тойгы

Тимер богауларны өзә алды.

Яңа буын шагыйрьнең

Иҗат эшләрен барлый.

Тарих, соңарып булса да,

Үз хаталарын таный.

Туфан ага! Аккош күле бакчаңны

Матур гөлләрең бизи .

Синдәге олпат,затлылык

Татар милләтен бизи !

Фаҗигале һәм бәхетле

Язмышлы шагыйрь Туфан .

Синең гомер- язгы ташкын,

Үз киңлеген югалтмый һаман.

Син салган шигырь сукмагы

Үрләргә алып менә.

Шигъриятнең ак чәчкәсе син

Мәңге халкым күңелендә!

Рузинә Каримова, 7нче класс

Минем туган авылым

Минем туган авылым

Урнашкан Нысы буена.

Аның чиста суында

Үрдәк-казлар коена.

Авылымның уртасында

Бик матур мәчет тора.

Манарасы башында

Ае да балкып тора.

Аның чиста, саф һавасы

Һәр кешегә көч бирә.

"Сокланырлык авыл!"- диеп.

Сөйлиләр шуңа күрә.

Авылымның урамнары

Тигез асфальт юллары.

Һәркөн саен балкып ата

Аның алсу таңнары.

Юзеева Нәркизә , 8нче класс

Әниемә зур рәхмәт

Җир йөзендә әниләр күп,

Минем әни бер генә.

Бар эшкә дә булган әни

Белмим, ничек өлгерә?

Мәктәптә ул-укытучы

Балаларга белем бирә.

Дәресләре аша дөньяның

Бар серенә төшендерә.

Безнең әни -иң шәп әни

Ул булганда бик рәхәт.

Тормышта дөрес юл күрсәтә,

Әниемә бик зур рәхмәт.

Ике кызы без әнинең

Булырбыз без аңа терәк.

Ничә яшькә җитсәк тә без

Һаман безгз әни кирәк.

Гафиятова Илүзә, 10нчы класс

Яшьлекләрен искә алалар

Иңнәремә гармун алып,

Чыктым капка төбенә.

Һәм уйный да башладым мин

Безнең авыл көенә.

Тәрәзәдән карт-карчыклар

Башларын чыгардылар,

Бик күптәннән үтеп киткән

Яшьлекне уйладылар.

Әйе, гомер үтә, дуслар,

Яшь гомер кире кайтмый.

Гармун тавышын ишеткән

Карт - карчык өйдә ятмый.

Яшьләргә әйтәләр алар:

"Бәхетле булыгыз!-дип,-

Сезгә карап яшьлекне

Искә төшерәбез бит".

Илфир Бикмиев, 11нче класс

Тынычлык кадере

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә " Сугыш чоры балалары " акциясе башланды. Классларда уздырылучы чаралар укучыларда патриотик хисләрне ныгытуга, сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына, гомумән, өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләүгә юнәл-дерелгән. Сугыш бер генә өйне дә читләтеп үтми. Кемнеңдер иң газиз ире, кадерле әтисе, я улы сугышка китә. Бәхетле гаилә тормышын, сабыйлар елмаюын сугыш урлый.

30 январь көнне 7 һәм 8 классларда узган "Сугыш чоры кайтавазы" исемле очрашуга сугыш чоры балалары, безнең әби-бабайларыбыз чакырылган иде. Укучыларның сугышның никадәр дәһшәтле һәм рәхимсез булуын чагылдырган чыгышларыннан соң сүз килгән кунакларга бирелде. Сугышка әтиләрен озатып калып, бу елларда барлык авырлыкларны күргән Язилә, Разия апаларның сүзләрен балалар тетрәнеп тыңладылар. Гилван абый, Рузалия апа, Фаягөл апалар, сугыштан соң туган буын булсалар да, ул авырлыкларның берничә елларга сузылуы, бүгенге матур тормыш белән ул чор арасында бик зур аерма булуы турында сөйләделәр. Гилван абый башкаруындагы "Кайту" җыры йөрәкләрне тетрәндерде.

Ике буын арасындагы бу очрашу безнең - укучыларның күңелләрендә эзсез калмады. Очрашуны класс җитәкчеләребез -Вилданова Ә.Г., Исмагилова Ч.Р.оештырды. Барыбызның да теләк бер -бүтән сугышлар булмасын, сабыйлар күз яше таммасын, тыныч тормышта яшәргә язсын!

Рузинә Каримова, 7 класс

Соңармаска иде...

Киемнәр инде күптән җыелган, әйтәсе сүзләр әйтелгән. Соңгы тапкыр ул йорт тирәләрен ,ишегалдын әйләнеп чыкты да , анасының коңгырт күзләренә карап: "Әни, мин кайтырмын, көт", -диде. Ә ана: " Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын , балам", - дип аны күкрәгенә кысты .Күзләрендәге энҗе бөртекләре еллар салган тирән яралар буйлап аска тәгәрәделәр. Ул бүген соңгысын - төпчеген олы тормыш юлына озата. Анда аны ниләр көтә,тормыш аңа нинди сынаулар әзерләгән - монысы билгесез. Ана яулык чите белән иреннәрен каплап, баласы күздән югалганчы карап торды.

Көннәр , айлар, еллар үтә торды. Ана көтте . Аның колагында инде ничә еллар буе "Мин кайтырмын , көт " ,-дигән сүзләр яңгырый. Ул ничә еллар урам чатыннан аның киткән юлларына карый. Кайда ул, нишләп йөри, иптәшләре кем? Сораулар белән чыга да, шул ук сораулар белән өенә кире кереп чәйнеген кайнарлый, кайта -нитә калса, суынган булмасын, янәсе.

Табигать уяна, түбәләрдәге тамчылар берсен - берсе уза -уза гөрләвекләргә кушылылар, ә аларны исә ургылып торган ташкыннар үзләренә ияртә . Ана күңеле дә шулар сыман , әле тегендә, әле монда килеп бәргәләнә. Күңел тынычлыгы өчен "Саумы,әни, мин кайттым",- дигән бер сүз җитә. Тик...

Бала укый , белем ала , тырыша. Баштарак бик кыен була, әнисен, туган җирен, дусларын сагына ул. Ләкин тормыш мәшәкатьләре боларның барысын да икенче планга куя. Тормыш әзерләгән барлык кыенлыкларны , әнисенең хәер - фатихасы белән җиңеп чыга һәм алга таба атлый.

Ә вакыт дигәнең үтә дә үтә икән. Бүген аңа нидер булды. Яткач та, йокыга китә алмыйча азапланды, йокысын башы- ахыры булмаган төшләр бүлде. Ә берсе аеруча күнелне өзгәләде.

... Шундый матур, кояшлы көн икән. Ул чәчәкле болында йөри , чишмә суы белән сусавын баса. Тукта, бу аның туган ягы, ул яраткан болыны түгелме соң? Шулчак әллә кайдан гына килеп чыккан үзләренең ала казы бәбкәләрен ияртеп суга кереп китте. Ә әни ? Ул бит казлары күз алдыннан югалганчы карап тора иде. Кайда соң ул? Ул әнисен эзләп йөгерергә тотынды һәм, аяклары тоймый башлагач, егылды. Шунда аны әнисенең йомшак куллары күтәреп алды ,тик ананың йөзләре сагышлы иде. "Кайттыңмы, балам, мин сине көттем..."

Ул куркып уянып китте һәм бүгеннән дә калмыйча кайтырга дигән карарга килде. Әнә аның туган авылы , менә аның туган нигезе. Тиздән ул әнисен күрәчәк, аларны бары тик ишек кенә аерып тора. Ләкин өй эче бик тын, әнисенең аяк тавышлары ишетелми. Бөтен кыюлыгын җыеп, ул ишек тоткасына ябышты . Әнисе урын өстендә ята иде." Әни, мин кайттым, синең яныңа кайттым,әни.."-дип, әнисенең күкрәгенә капланды. " Мин көттем, кайтасыңны белдем, балам...",-дип эндәште һәм, шушы мизгелне генә көткәндәй, тынып калды.

Сафина Сиринә Зәкиҗан кызы,татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев