Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Олы Кибәчедә бал бәйрәме [+фоторепортаж]

27 август көнне Олы Кибәче авыл клубы мөдире Шакирова Фрүзилә һәм китапханә мөдире Фатихова Гөлүсә клуб һәм китапханә каршында эшләп килүче клуб берләшмәләре һәвәскәрләре белән берлектә болында бал бәйрәме уздырдылар.

Китапханә мөдире бал һәм аның шифалы үзлекләре хакында сөйләде, умартачының бер көне оештырылган уеннарда чагылыш тапты. Клуб мөдире һәм Мухаметшина Ләмига апа пешергән коймактан һәм Фатихов Илфатның шәхси хуҗалыгында җитештерелгән балдан һәркем авыз итте. Бәйрәмгә Шәрипов Мәҗит абый тальянда уйнап ямь өстенә ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев