Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Озак яшәүнең сере - сау-сәламәт йөрәк.

Йөрәк проблемаларын ничек булдырмаска?

Йөрәкнең сәламәтлеген яхшы формада тоту өчен дөрес тукланырга (яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашарга, майлы, тозлы, баллы әйберләр күп ашамаска) физик күнегүләр ясарга, тәмәке белән спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга кирәк.

Яшелчә, җиләк-җимеш ашау

Яшелчә ашауның файдалы икәнен барыбыз да беләбез. Ләкин бу әле тулысынча яшелчә белән тукланасы дигән сүз түгел, һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш. Төшке яки кичке ашны ашаганчы, әз генә яшелчә салаты ашап кую да бик файдалы. Көнгә бер тапкыр гына булса да яшелчә яки җиләк-җимеш салаты ашаган кешенең йөрәгенә генә түгел, бөтен организмына бик күп файда килә: хәтер яхшыра, авыруларга каршы иммунитет арта, йөзләр яктырып, кәефләр күтәрелеп китә.

Физик күнегүләр

Физик күнегүләрне ясау иртә белән бик файдалы. Ләкин иртә белән торып селкенергә бик тә ирендерә бит, эшкә дә барасы бар. Тиз генә чәй эчәбез дә чыгып чабабыз, ә эштән арып-талып кайткач, өй мәшәкатьләре көтә, яңалыклар һәм сериаллар карыйсы бар. Менә шулай итеп физик күнегүләргә вакыт та калмый. Андый очракта йоклар алдыннан 10-15 минут урамда йөреп, яки җиңелчә йөгереп керүнең дә файдасы бар, йокы да тәмлерәк була. Йөрергә дә хәл калмаган булса, сәламәтлекне кайгырту ял көннәренә күчә.

Ял көннәре, вакыт табып булса, сәламәтлекне ныгыту ысуллары бик күп. Спорт узәкләре ялда да, бәйрәмдә дә эшлиләр. Күңелгә хуш килгән спорт төрләре белән шөгыльләнеп була. Хәтта матур кояшлы көндә кибетләргә чыгып керү дә файдалы. Иң мөһиме-ял көне дип диванда телевизор карап көнегез бушка узмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев