Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Парлы яшәүләргә ни җитә

Бер канат белән очып булмый. Шуңа күрә Ходай бар нәрсәне парлы итеп яраткан. Әмма тормыш итәргә үз парын табар өчен адәм баласына бераз сайларга-сайланырга язган.

Бу мәсьәләдә хаталанулар да, ялгышлыклар да булгалый. Нәтиҗәдә пар канат сыңарлыга әйләнә. Әйбәт кенә яшәгән гаиләләр дә таркала кайчак. Ирнең яки хатынның дөньядан иртә китеп баруы да күпме кешене ялгыз итә. Бер үлем йөрәгемне тетрәндерде дә, кулга каләм алдым. Иштуганда чәчәк шикелле бер гаилә бар иде. Уйламаганда хуҗабикә хатын үлеп китте. Ир кеше дә, ялгызлыкны күтәрә алмыйча, үзенә кул салды. Бер гаилә әнә шулай юкка чыкты. Мин, әлбәттә, ирнең үлемен акылсызлыкка саныйм. Яшисе иде кайгыларга бирешмичә.

Гаилә таркалуга заман үзгәрү дә сәбәпче. Хәзерге хатын-кызлар элеккеге хуҗабикәләр түгел инде. Китәләр дә баралар. Техникумда бергә укыган танышым, балалары булмагач, салгалый башлады. Сугышмый, кычкырмый, эчә генә. Бәйләп торучы бала булмагач, хатыны ташлап китте. Танышым моны авыр кичерде. Йөрәге борчый башлады һәм тора-бара бөтенләй туктап калды. Хатыны китүенә нык үкенде инде, ләкин, җырдагыча әйтсәк, буласы булган.

Тагын бер танышым шалтырата: авылның иң булдыклы ирләренең берсе, атаклы баянчы кинәт үлеп киткән. Салгалый иде, әмма гел түгел, әллә нигә бер. Менә шундый салмыш чагында хатыны ташлап киткән. Ни булгандыр - бу ирнең йөрәге туктап калган.

Әйтергә теләгәнем шул: гаиләләрне ничек тә саклыйсы иде. Парлы яшәүләргә ни җитә! Монысы күбрәк ирләргә кагыла. Аерылышуның бер сәбәбе - эчүчелек. Мин әле яшәргә тиешле күпме танышларымны, дусларымны югалттым. Эчеп тә, авырып та үлделәр. Уйланыйк әле.

Хәлил Мортазин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев