Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Печән кыры бәйрәм кебек [+фоторепортаж]

Мал асрап көн иткән авыл кешесе кышлыкка печәнен хәстәрли, бакча чүбен утый, бәрәңгесеннән корт чүпли.

Озын кышларны чыгасы бар бит, үз тамагың белән генә түгел, малның да тук булуы кирәк. Районыбыз хуҗалыкларында да үләннәрнең беренче катыннан сенаж салу, печән әзерләү кызу темпларда бара. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән 22 июньгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, сенаж 33156, печән 2656 тонна әзерләнгән. 1785 тонна сенаж төргәкләнгән. Шул ук вакытта игенчелектә чәчүлекләрне тәрбияләү, пар җирләрен эшкәртү, урып-җыю һәм көзге чәчүгә хәзерлек чаралары күрү эшләре дә дәвам итә.
Күмәк көч тау күчерергә дә сәләтле дип юкка гына әйтмәгән безнең халык. "Шытсу" хуҗалыгы механизаторлары да "Саба" җәмгыятеннән ярдәмгә килгән эшче көчләр белән берлектә үләннәрне вакытында җыеп алуга ирешкән. Без килгән көнне 100 гектарлы люцерна басуында хуш исле печәннәрне төргәкләү эшен тәмамлап, бригадир Илгиз Салиховтан көнгә күпме печән төргәкләгәнгә справка алу белән мәшгуль иде эшчеләр. Көнлек хезмәткә нәтиҗә ясамый булмый. Айлык хезмәт хакы шуңа бәйләнгән бит.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев