Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Полиция Кыш Бабае” бүләк өләште [+фоторепортаж]

"Полиция Кыш Бабае" акциясе чорында Россия Эчке эшләр министрлыгы Саба бүлегенең балигъ булмаган балаларның эшләре буенча инспекторлары кышкы каникуллар башлангач 23 гаиләдә булып, бүләкләр өләштеләр, әңгәмәләр дә үткәрделәр.

- Ел саен мондый акция үткәрү бездә традициягә әйләнде. Аның барышында социаль яктан имин булмаган гаиләләргә барабыз, балаларга бүләкләр бирәбез, - диде өлкән инспектор Алина Романова. Ул үзе Кар кызы булып киенгән иде. Ә инспектор Айгиз Сибагатов Кыш бабай роленә керде. Аларны Байлар Сабасында ике гаиләдә якты йөз белән каршы алдылар.
- Безгә Кыш Бабай икенче ел рәттән килә. Безнең турыда кайгыртканнары өчен рәхмәт барысына да, - диде 5 яшьлек кызын ялгыз үстерүче әни кеше.
Тулай торакта яшәүче В. да берүзе өч бала тәрбияли. Олы кызы Кыш бабайга шигырь дә ятлап куйган иде. Бүләкне кабул итеп алгач, кыз бик шатланды. Югары Симет, Эзмә, Шәмәрдән, Шекше, Арташ, Икшермә авыл җирлекләрендә дә балигъ булмаган балалар үстерүче ата-аналар полиция хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелгән игътибарга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев