Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Президент белән кочаклашып күрештек“

Хәбәр иткәнебезчә, 27 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормышы иптәше Гөлсинә ханым Казан Кремлендә республиканың үрнәк гаиләләрен кабул итте.

Очрашуга гаилә традицияләренә тугрылык саклаган 54 пар килде. Әлеге чарада безнең районнан Суфия һәм Нурислам Насыйбуллиннар катнашты. Алар икесе дә районда билгеле шәхесләр. Нурислам Фәтхелислам улы хезмәт эшчәнлеген 1961 елда физика һәм математика укытучысы булып башлый. 1968-1984 елларда райондагы иң зур педагогик коллектив - Саба урта мәктәбе директоры була. Аннары 21 ел совет һәм хакимият органнарында эшли. Җаваплы тармакларда - Саба районы Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, халык депутатларының район Советы рәисе урынбасары вазифаларын башкарганда киң эрудицияле, оста оештыручы җитәкче икәнлеген күрсәтә. Аңа «Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы» дигән мактау­лы исем бирелә, "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнә.

Суфия Гыйлемхан кызы гомере буе балаларга белем бирә. Намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар Мәгариф министрлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнә, "Укытучы-методист", "Әйдәп баручы укытучы" исемнәренә лаек була. Кызлары Эльвира белән Элеонора да мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, берсе - табибә, икенчесе икътисадчы булдылар.

Без Нурислам Насыйбуллиннан Президент кабул итүендә алган тәэсирләре белән уртаклашуын үтендек.

-Беренчедән, күпме гаилә арасыннан безне лаеклы санап очрашуга җибәргәннәре өчен район хакимиятенә рәхмәт әйтәсем килә. Казанга ЗАГС бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова озатуында бардык. Бик матур "Казан" гаилә үзәгендә беренче мәртәбә булуым иде. Гомумән, Республика көне уңаеннан әлеге чара үзе дә беренче тапкыр гына оештырылды. Кремльдә Рөстәм Нургали улы барыбызны да бәйрәм белән котлады, чыгышында дәүләт нигезе - гаилә булуына басым ясады. Киләчәкне формалаштыруның нигезе гаиләдә, балаларда булуын, аларның ата-аналары адымын кабатлавын, уңышларга ирешәбез икән, монда үрнәк гаиләләрнең роле зур булуын билгеләп үтте. "Бирегә җыелганнар республикага, илгә хезмәт итүе белән, балаларга өлге булып тора, аларга матур үрнәк күрсәтә", - дип, барыбызга да рәхмәтен җиткерде. Республика башлыгы, шулай ук, бүгенге көндә зур уңышларга ирешкән, үзеннән үсеш бәрабәренә саллы өлеш кертеп баручы гаиләләр турында аз сөйләнүе турындагы фикерен җиткерде. "Мин хөрмәткә лаек, үрнәк гаиләләр белән очрашуларның мондый алымын алга таба да дәвам иттерербез дип уйлыйм", - диде. Очрашу концерт белән үрелеп барды. Урамга чыккач, күгәрченнәр очырдык. Мин Рөстәм Нургали улы белән якташы һәм укытучысы буларак кочак­лашып күрештем. Президент үзенең җәмәгате Гөлсинә Әхәтовна белән дә мине, Нурислам абый укытучым, мәктәп директоры иде, дип таныштырды. Мин дә аның үзем белем биргән физика фәненнән гел "5"кә генә укуын әйттем.

Бәйрәмнең үзенә килсәк, Татарстанның тарихи, әһәмиятле көннәре арасында Республика көне аерым урын алып тора. Россиядә иң алдынгы төбәкләрдән саналабыз, халкыбыз югары сәяси аңлылык күрсәтеп аның үсешенә иң зур өлешне кертә. Бу бәйрәм дәүләтчелегебез үсешендә яңа чорны гәүдәләндерә. Ул җәмгыять тормы­шының бөтен якларын демократия­ләштерүдә, республикабыз халкының рухи һәм интеллектуаль мөмкинлекләренә юл ачуда мөһим этап булды. Респуб­лика көне уңаеннан оештырылган чаралар безне берләштерә, бер максатка туплый. Башкалабызны хәзер танырлык та түгел, көн саен үзгәрешләр булып тора, без яшь чактагы Казаннан нык аерыла. Гомумән, Казанга очрашуга бару безнең гаилә өчен бик истәлекле вакыйга булып калачак. Моның өчен республика, район җитәкчеләренә кабаттан зур рәхмәт әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев