Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Президент чыршысына кем барыр

Узган ел беренче тапкыр «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» дигән проект старт алган иде. Республиканың тарихи-мәдәни яктан әһәмиятле урыннары белән таныштыру максатыннан гамәлгә кергән проект быел тагын да киң колач алды. Узган елдан аермалы буларак, быелгы уку елыннан бөтен башлангыч сыйныф укучылары мәдәни көндәлеккә ия булдылар. Үткән ел районыбыз мәдәни...

Узган ел беренче тапкыр «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» дигән проект старт алган иде. Республиканың тарихи-мәдәни яктан әһәмиятле урыннары белән таныштыру максатыннан гамәлгә кергән проект быел тагын да киң колач алды. Узган елдан аермалы буларак, быелгы уку елыннан бөтен башлангыч сыйныф укучылары мәдәни көндәлеккә ия булдылар. Үткән ел районыбыз мәдәни көндәлекне тутыру буенча республика буенча катнашучылар рейтингында югары урынга ия булып, укучылар Президент елкасында катнашу хокукына ия булганнар иде. Проект кысаларында укучылар әти-әниләре белән музейларга, истәлекле урыннарга барып, шул хакта мәдәни көндәлеккә теркәделәр. 21октябрь көнне республиканың барлык мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучыларына бердәм рәвештә мәдәни көндәлекләр тапшыру тантаналары узды. Район мәгариф бүлегенең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Валентина Кәримуллина әйтүенчә, мәдәни көндәлекләр районыбызда барлыгы 1424 укучыга тапшырылган. Республика буенча 150 мең башлангыч сыйныф укучысы мәдәни көндәлекле булган. Барлык мәктәпләрдә дә Татарстанның мәдәнияте турында әңгәмә-дәресләр дә үткәрелеп, укучылар мәдәни яктан әһәмиятле урыннар белән таныштылар. Саба гимназиясендә белем алучы 408 башлангыч сыйныф укучысы мәдәни көндәлек кабул итеп алды. Көндәлекләрне тапшыру тантаналарында район үзәк китапханәсенең балалар китапханәсе хезмәткәрләре Наилә Шәяхмәтова, Эльмира Мөхәммәтшина укучыларга мәдәни көндәлекне тутыру, сайтка теркәлү, эшләү тәртипләре белән таныштырдылар. Шулай ук слайдлар аша күрсәтелгән Казан шәһәре тарихы, аның тарихи яктан истәлекле урыннар да укучыларда зур кызыксыну уятты. Бәйгенең беренче этабына 17декабрьдә «Мәдәни көндәлек сайтыннан иң актив кулланучы» номинациясе буенча нәтиҗә ясаячаклар. Җиңүче укучыларга быел да Президентның чыршы бәйрәмендә катнашу бәхете елмаячак. Икенче этап 1 гыйнвардан 15 майга кадәр вакытны үз эченә алып, «Иң яхшы мәдәни көндәлек», «Иң мәдәниятле әти-әни» номинацияләре җиңүячеләре ачыкланачак. Көндәлек нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтеп, рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәчәк. Алар уку елы дәвамында көндәлектәге мәгълүмат ярдәмендә Татарстанның мәдәни объектлары белән танышачак, мәдәният учакларына барып кайткач, хатирәләрен, хис-кичерешләрен көндәлеккә язарга тиеш булачак.

Фәридә Вилданова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев