Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Продукциябез сыйфатлы, тәмле, әйбәт булсын, кешеләргә “эсвежи“ килеш барып җитсен дип, барыбыз да тырышабыз"

Азык-төлек дигәндә, беренче чиратта төп ризыгыбыз икмәкне күздә тотабыз. Табында нинди генә сый-нигъмәт булмасын, куллар барыбер ипигә үрелә. Ансыз бер көн дә яшәп булмый. Шуңа күрә дә байтак азык-төлек кибетләренең эш сәгате икмәк-булка әй­­берләре кабул итүдән баш­лана. Әле суынып та бетмәгән була ипи-ипекәй. Саба "Икмәк" җәмгыяте пекарнясында 200 ипи сыешлы...

Азык-төлек дигәндә, беренче чиратта төп ризыгыбыз икмәкне күздә тотабыз. Табында нинди генә сый-нигъмәт булмасын, куллар барыбер ипигә үрелә. Ансыз бер көн дә яшәп булмый. Шуңа күрә дә байтак азык-төлек кибетләренең эш сәгате икмәк-булка әй­­берләре кабул итүдән баш­лана. Әле суынып та бетмәгән була ипи-ипекәй. Саба "Икмәк" җәмгыяте пекарнясында 200 ипи сыешлы мичләр иртәнге 4тә гөжли башлый инде. Формаларга салынган кечкенә туп зурлыгындагы түгәрәк камыр башта парда тотыла, аннары мичтә күпереп пешә. Кетердәп торган өстен сындырып ашыйсы килә башлый.

- Пекарняда көн саен 3-3,5 тонна ипи пешерелә. Ассортиментыбыз 26 төрле,- ди "Икмәк" җәмгыяте директоры Эльмира Идрисова.- Фәкать дәүләт стандартына җавап биргән он, чимал гына кулланабыз. Икмәк пешерүчеләр ак ипине формаларга кул белән салалар. Шуңа күрә бик йомшак килеп чыга, аны, батоннарыбызны кулланучылар бик яратып сатып ала. Сохарины кайчак җиткереп булмый. Каравай - брендыбыз, туйларга, никахларга, бәйрәмнәргә заказ биреп кенә торалар. Продукциябез сыйфатлы, тәмле, әйбәт булсын, кешеләргә "эсвежи" килеш барып җитсен дип, барыбыз да тырышабыз. Сыйфатны тикшерү өчен лабораториябез бар. Экспедиторлар иртәнге 6да килеп, 200гә якын сәүдә ноктасына, мәктәпләргә, бак­­чаларга ипи тарата. Бары­сы 12 ипи пешерүче, операторлар төнне көнгә ялгап эшли.

Ә пекарняның барлык цехларында пешерелгән продукция белән танышасың килсә, җәмгыятьнең кибе­тенә генә бар. Бирегә ипи­дән тыш, 35 төрле кондитер әйберләре, 15 төрле торт чыгарыла. Аш, никахлар үткәрү өчен ризыкларга заявка бирергә Теләче, Питрәч, Кукмара районнарыннан да киләләр. Ризыклар хәләл. Бу үзе үк продукциянең тәме, зә­выгы, сыйфаты турында ачык сөйли. Әлбәттә, төрледән-төрле нигъмәтләр пешерүчеләрнең хезмәткә күңел бирүләре нәтиҗәсе дә. "Эшемне бик яратам. Шулай булмаса, 23 ел эшли алмас идем. Мин инде 17 яшемнән райпо системасында. Башта яшел­чә киптерү заводында эш­ләдем. Ул ябылгач, монда килдем. Кибеткә кыстыбыйдан алып, әллә ничә төр­ле камыр ризыгы пешереп чыгарып торабыз, алып бетереп баралар. Халык яратып алгач, эшлисе килеп тора",- ди кондитер цехы эшчесе Наилә Сәлмәнова. Кибеттә әнә шулай ваклап, һәркемнең соравын үтәп сата башлагач, айлык товар әйләнеше уртача 1,2 миллион сумга җитә.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов. Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X