Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Профсоюз рәисләре киңәште

Өченчекөн Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасының утырышлар залында тармак профсоюзлары комитеты рәисләре катнашында киңәшмә үткәрелде.

Агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты рәисе Дания Галимуллина киңәшмәне ачканда әйтеп узганча, быел районнарда Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе көннәре үткәреләчәк. Саба районында әлеге чара IV кварталга билгеләнгән. Район профсоюзлары лидеры профком рәисләрен федерация көннәренә хәзердән үк әзерләнә башларга чакырды. Район үзәк хастаханәсе табибы Резидә Фатыйхова РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 302н санлы боерыгы нигезендә мәҗбүри медицина караулары (тикшерүләре) үткәрү тәртибенә кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды. Профсоюз активистларының әлеге көн тәртибенә сораулары байтак иде. Барыннан да элек медицина караулары өчен түләү кызыксындырды. "Түләү күмәк килешүләрдә каралганча. Күпчелек очракта оешма-предприятиеләр үзләре түли",- дип аңлатты Д.Галимуллина. Соңгы көн тәртибендә эш урыннарын аттестацияләү мәсьәләләре хакында сүз барды. "Экостат" җәмгыяте менеджеры Камил Хөснетдинов әлеге мөһим тема буенча тирән эчтәлекле чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профсоюз