Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“РАДИОМАРАФОН”ДА КАТНАШТЫЛАР

Инде хәбәр иткәнебезчә, 29 сентябрьдә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе "Кайгырту" фондына иганә җыю буенча радиомарафон үткәрде.

Юридик һәм физик затларның аз керемле гаиләләргә, мохтаҗларга, өлкәннәргә булышу максатында биш сәгатьтән артык дәвам иткән әлеге чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты, ветераннар советы, өлкәннәр клубы, социаль яклау учреждениеләре, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Эфирга уннан артык кеше чыкты. "Кайгырту" фондыннан финанс ярдәме алучылар хәйрия акциясендә катнашучыларга шушы изге гамәлләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Акция үзенең максатына иреште. "Кайгырту" фондына оешма-предприятиеләрдән 250 мең сумнан артык акча күчерелде. Шуның 144770 сумы Саба шәһәр җирлеге биләмәсендәге оешма-предприятиеләргә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев