Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рамазан – айларның солтаны

Ихласлык белән көтеп алынган изге Рамазан ае да узып китте. Рамазан безнең күңелләребезне тәрбияли, бер-беребезгә карата мәрхәмәтле, сабыр булырга өйрәтә.

Рамазан аеның төп нигезе - тыелу. Ашау-эчүдән генә түгел, ә гайбәттән, начар нәфестән тыелу да сорала бездән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһу галәйһи вәсәлләм "Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә һәр көнне вә һәр төнне һәлакәткә дучар булганнар котылалар. Һәрбер көнне вә төнне мөэминнең бер догасы һичшиксез кабул була", - дип әйткән. Без бу айда яхшылыклар эшләргә омтылырга, гаепләү, ялганлау кебек начарлыклардан өстен калырга тырышырга тиеш.
Татарстан Диния нәзарәте белән килешү нигезендә бу ел да республикабызга Төркиядән дин кардәшләребез килде. Саба җәмигъ мәчетендә тәравих намазын укытучы кардәшебез Абдуль Заһир Яргин белән күрешеп, Төркия дәүләте, динебез хакында сөйләштек.

- Хәзрәт, Сезнең белән Татарстанга Төркиядән бу ел ничә кардәшебез килде?

- Россиягә 101 кеше җибәрелде, Татарстанга шуларның 36сы килде, Казахстанга да шулай ук 36 кардәшебез китте. Германиягә 17, Румыниягә 5 дин кардәшебезне җибәрделәр. Һәр елны Төркиядән 304 төрекне динебезне өйрәтергә, бер-беребезнең сәнгатен танып белергә дип җибәрәләр безне. Бер тапкыр сәфәр кылучы киләсе 3 елда яңадан китә алмый. Мин үзем икенче тапкыр сәфәрдә.

- Үзегез хакында да беләсебез килә.

- Мин милләтем буенча казах, әмма Казахстанның казагы түгел. Төркиядә тудым, шунда үстем. Әти - әнием Әфганстанда туып-үскәннәр. Миңа 8 яшь булганда без Кайзердан Истанбулга күчеп килдек һәм мин 5 ел дәүләт мәктәбендә укыдым. Аннары дини мәктәптә укырга мөмкинлек булды. Биредә укыганда күңелдә Коръән - хафиз булу теләге уянды. Аллаһның ярдәме белән 18 яшемдә хафиз булдым. Дини көллият тәмамлап, имам дипломы да алдым.

- Хәзрәт, Рамазан аеның нинди хикмәтләре бар, шулар турында сөйләгез әле.

- Рамазан - айларның солтаны. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең барча китаплары шушы айда иңгән. Изге Коръән китабы да Ләүхүл Мәхфүздән Күкләргә бу шәриф айда иңдерелгән. Кешеләр Коръәнне аңламадылар һәм шул вакытта Аллаһ кешеләр арасыннан бер Пәйгамбәр билгеләде. Мөхәммәд салләлаһу галәйһи вәсәлләмнең тормышына Коръәнне кертте. Сөекле Пәйгамбәребезнең тормышы безнең барыбыз өчен дә иң яхшы үрнәк булып тора. Рамазан аенда бер нәфелнең савабы башка айлардагы бер фарызга тиңдер, бер фарызның савабы башка айлардагы җитмеш савапка тиңдер. Рамазан аеның бер кичәсе Ләйләтүл Кадр дип атала, ул гаять зур иминлекләр, рәхмәтләр, изгелекләр кичәсе. Коръәндә ул мең айдан да хәерлерәк диелгән. Мең ай - сиксән өч ел да дүрт ай. Димәк бу кичәдә төне буена гыйбадәт кылучы сиксән өч елдан да күбрәк гыйбадәт кылучы кебек булыр. Акылыбызның зәкяте - намаз, сәламәтлегебезнең зәкяте - ураза. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны кабул кылса иде.

- Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев