Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Район башлыгы Рәис Миңнехановның котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Моннан V-VI гасырлар элек иҗат ителгән "Идегәй" дастанына кергән бай тарихлы Сабабызның район буларак яши башлавына 10 августта 85 ел тула.

Сезне чын йөрәктән шушы истәлекле вакыйга - Саба муниципаль районының 85 еллыгы белән тәбрикитәм! Бу безнең һәркайсыбыз өчен дә мөһим вакыйга гына түгел. Ул, барыннан да бигрәк, безнең көндәлек хезмәтебез, шатлану һәм борчылуларыбызның чагылышы да. Саба районы, тулаем Казан арты ягы кебек, Урта Идел буеның иң борынгы тарихи, мәдәни һәм рухи үзәкләренең берсе буларак билгеле. Без Саба районы, аның данлы тарихы һәм бай мәдәни традицияләре, хәзерге заман казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз. Аның төп байлыгы - хезмәт сөючән, сәләтле һәм яхшы күңелле кешеләре. Бу - безнең алтын фондыбыз, барлык эшләрдә һәм башлангычларда - таянычыбыз. Районның ныклап аякка басуы сабалыларның берничә буыны күз алдында булды. 1930 елда оештырылып, узып киткән 85 ел эчендә ул тамырдан үзгәрде. Хәзер Саба үзенә тартып торучы, төзек, алдынгы агросәнәгать районына әверелде. Аның тарихында шушында яшәүче һәркемнең өлеше бар. Җирнең иң зур байлыгы һәрвакытта да хезмәт кешеләре булды һәм булачак. Авыл хуҗалыгы товарлары җи­тештерүчеләр һәм фер­мерлар, төзүчеләр һәм эшмәкәрләр, укыту­чылар һәм табиб­лар, торак-коммуналь ху­җа­лык һәм мәдәният хез­мәткәрләре, депутатлар һәм җитәкчеләр тырышлыгы бәрабәренә социаль тармакның бар­лык юнәлешләрендә Саба райо­ны алга бара. Районыбыз елъязмасына утызынчы елларда, Бөек Ватан сугышы барганда, аннан соңгы чорда бик күп сәхифәләр язылган, рес­публикабызга бил­геле танылган шәхесләр горурлыгыбыз булып әверелгән. Быел илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үт­кән елда туган як­ларының чәчәк атуына бөтен күңелләрен биргән һәм гомерләрен багышлаган сугыш һәм хезмәт ветераннарына зур рәхмәтемне белдерәсем килә.

Район юбилее - аның тарихында мәгълүм бер чор тәмамлана һәм яңасы башлана, башкарылганнарга йомгак ясала һәм үсештә яңа үрләр билгеләнә торган вакыт. Бүген мин намуслы хезмәтегез, үрнәк укуыгыз, районыбызны яратуыгыз өчен, ничә яшьтә булуыгызга карамастан, барыгызга да рәхмәт белдерәм. Туган төбәгебезнең матур табигате, уңган кешеләре, тарихи үткәне, якты киләчәге күпләргә илһам чыганагы. Гомумән, туган җиребез турында уйланганда, без аның тарихи үткәненә, байлыгына, кешеләренә сокланабыз.

Бу юбилей хезмәт коллективларына яңа казанышларга этәргеч булсын иде. Районыбызның һәр кешесенә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм районыбызның чәчәк атуы хакына хезмәт уңышлары телим. Чорлар, буыннар бәйләнеше өзелмәсен һәм Саба җиренең матур тра­дицияләре буыннан буынга тапшырылып барсын иде.

Саба муниципаль
районы башлыгы

Рәис Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев