Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Район башлыгының чыршы бәйрәмендә

Өченчекөн кышкы каникуллар төгәлләнеп, мәктәпләрдә укулар башланды. Шулай да укучыларга күңелсезләнергә сәбәп юк, аларның күңелләрендә матур мизгелләре белән ел дәвамында сакланырлык чаралар районда күп үткәрелде.

Ә 12 гыйнварда Лесхозда узган Саба районы башлыгы чыршы бәйрәменә уку алдынгылары һәм мәктәпләрнең җәмәгать тормышында актив катнашучы, район һәм респуб­лика күләмендә талантлы булуларын күрсәтә алган укучылар чакырылган иде. Араларында ишле гаиләдән дә балалар бар.

Лесхоз мәдәният йортының бәйрәмчә бизәлгән залына 23 мәктәп һәм аграр көллияттән ике йөз укучы җыелды. "2012 елны да матур гына тәмамладыгыз. Кемдер спортта, сәнгатьтә үзенең сәләтен күрсәтте, тырышлыкларыгыз өчен рәхмәт сезгә. Иң олы байлык - саулык һәм белем. Бөтен әйберне сатып алып була, ә аларны юк. Бүгенге вакытыгызның кадерен белеп, киләчәктә тагын да тырышып укыгыз, яңалыкка омтылып яшәгез", - диде район башлыгы Рәис Миңнеханов балаларны тәбрикләп.

Матур итеп, бәйрәмчә костюмнар кигән балаларга һәм алар белән горурланып утыручы әти-әниләренең, укытучыларның бә­хет­ле йөзләренә каравы да күңелле!

Бәйрәм кунакларын иң элек узган елның символикасы Аждаһа, Елан һәм Кар кызы котлады. Балаларның ихлас чакыруларын ишетеп Кыш бабай да озак көттермәде. "Оныклары" янына чыгуга котлау сүзләрен җиткереп, чыршы тирәли күңел ачты. Сәнгать җанлы кызлар-егетләр би­еп, җырлап бәй­рәм кунакларын сәламләде.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Замирә Касыймова.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыршы бәйрәме