Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Район мәдәният йортында якташыбыз Шәүкәт Биктимеровны искә алу кичәсе узды [фото]

Кичә якташыбыз, СССРның, Татар­станның, Россия Федерациясенең халык артисты һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге, Россиянең К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровның туган көне иде.

Аңа 86 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, ул безнең арабызда юк инде. Вафатына ике ел узган. Әмма хәтта каберен күреп кайтсак та, ул әле исән булып тоела. Тыныч кына, Әлмәндәр карт образыдай, тагын бер шаккаттырырлык роль өйрәнеп йөридер кебек. Һәр сабалы, һәр тамашачы шулай уйлый икән. Дүшәмбе көнне район мәдәният йортында үткән искә алу кичәсенә җыелган халык та, сәхнәдә ул тудырган образларны сагынып яшәүләрен яшермәде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев та үзенең чыгышында шул хакта әйтеп узды һәм тамашачы белән бергәләп, бөек артистның бюстына чәчәкләр салды.

Шәүкәт ага сәхнә сөйкемлелеге, күңелгә үтеп керүче мөлаем гадилеге, татар бабайлары кебек җылылыгы, яктылыгы белән күңелдә яши. 1976 елда иҗат иткән Әлмәндәр карт образы гына да ничә дистә еллар дәвамында сәхнәдә милләт йөзен, аның намусын, иманын һәм кыйбласын чагылдырган легендар каһарман булып тора. Якташыбызның исемен мәңгеләштерү йөзеннән 2012 елда район мәдәният йортына Шәүкәт Биктимеров исеме бирелде.

Искә алу кичәсендә олуг артистның дәвамчылары, якташлары - районыбызның сәхнә йолдызлары Шәүкәт ага уйнаган спектакльләрдән өзекләр, җырлар башкардылар. Шәүкәт ага Биктимеров үзе исән булып, әгәр бу тамашаны караса аягүрә басып алкышлар иде, мөгаен. Кичәнең сценарий авторлары, сәхнә йолдызлары максатларына ирешкән дип уйладым мин: зал тутырып килгән һәр тамашачының рухы баеп, кәефе күтәрелеп таралышты. "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәрендәге төп герой - Әлмәндәр карт ролен башкаручы Айрат Зиннуров сәхнәгә чыккач тамашачы тын калды.

- Мин Шәүкәт абыйның күрше­сендә генә үстем. Җәйләрен авылга кайтып йөрде, аралаша торган идек. Ул минем авылдашым да, остазым да. Шәүкәт агадан соң Әлмәндәр карт образын уйнау бик җаваплы, катлаулы. Әмма аны искә алу кичәсендә тәвәккәлләп карадык, - ди ул. Өммия, Искәндәр рольләрен уйнаган Зөлфия Тимербаева, Газинур Габделхаковны да озак алкышлады тамашачы. Хәер, спектакльләр сагындырган икән. Сәхнәгә куелган һәр чыгышны, һәр артистның ролен керфек тә какмый тамаша кылдык. Тамашачылар арасында мәктәп укучыларының да булуы тагын да күркәм күренеш. Ә сәхнә түренә эленгән портреттан серле генә елмаеп Шәүкәт ага якташларын күзәтә. Нәкъ үзенең җырындагыча:

"Син башың исәң дә, мин имәдем,

Башкаема хәсрәт килгәндә", дип, тормышны яратырга өнди кебек.

Артистны искә алу кичәсе икенче көнне туган авылы Миңгәрдә дәвам итте. Биредә дә Шәүкәт аганың дәвамчылары - районыбызның сәхнә йолдызлары җырлы-моңлы тамаша белән чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев