Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Район Советы утырышы [фоторепортаж]

Кичә, 26 февральдә үткән район Советының чираттагы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Әсгать Әхмәт улы иң элек Шәмәрдәндә булды, биредә чаңгы базасы, тернәкләндерү бүлеге, күз хирургиясе үзәге эшчәнлеге эше белән танышты. Тернәкләндерү бүлегендә ял итүче 24 сугыш һәм тыл ветеранына Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу истәлегенә чыгарылган юбилей медале тапшырды.

2014 йомгакларына багышланган утырышта катнашырга шулай ук Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, баш салым инспекторы Марат Сафиуллин килгән иде.

Рәис Миңнеханов үзенең чыгышын 2015 елның Россиядә - әдәбият, Татарстанда парклар һәм скверлар елы дип игълан ителүе, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән дә бәйләде. Шулай ук республиканың 25 еллыгын билгеләп үтү истәлекле вакыйга булачак. Әдәбият елында халыкны китап укуга, бөек язучыларның әсәрләренә җәлеп итү, балаларны, пенсионерларны үзешчән сәнгатькә тарту, районың тарихи урыннарына туристик маршрутларын әзерләп бетерү һәм туристлар кабул итә башлау бурычы куела.

Әсгать Сәфәров утырышта ясалган докладларда һәр тармак үсешенең төгәл күрсәткечләр белән анализлануына, район ирешкән уңышларга уңай бәя бирде. "Тормыш сез алып бара торган сәясәтнең тотрыклы, киләчәге ышанычлы. Моңа халык халык очрашуларда да инандым",- дип белдерде Аппарат җитәкчесе.

Чыгышы ахырында Әсгать Сәфәров район эшчәннәренә тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде, хезмәт алдынгыларына Хөкүмәт бүләкләр тапшырды.

Тулырак мәгълуматны "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев