Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Районга язучылар килде [+фоторепортаж]

Бу атнада районыбызга Ләбиб Леронның "Мәгъсум Хуҗин" китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрергә бер төркем әдипләр килде.

Әлеге визитка Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелек итүе татар әдәбиятында тирән эз калдырган якташыбызга карата зур хөрмәт турында сөйли. Район үзәк китапханәсендә булып, Мәгъсум Хуҗинның Саба зиратындагы каберендә аның рухына дога кылганнан соң, Тенеки авылында туган язучыны искә алу кичәсе Юлбат мәдәният йортында дәвам итте. Данил Салихов әйткәнчә, әлеге чарада катнашырга теләгән язучылар тагын да күбрәк булган. "Без Мәгъсум абыйны яраттык, хәзер дә яратабыз, бездән соң да яратырлар, Ләбиб Лерон, чыннан да, шулай булсын, аның турындагы якты хатирәләр киләчәк буыннарга барып җитсен өчен менә шушы китапны эшләде дә. Бу хезмәтне башкарып чыгуга Саба районы да кушылды һәм уртак тырышлык нәтиҗәсендә Мәгъсум Хуҗин турында истәлек-хатирәләр, әдәби сәхифәләр китабы туды. Ул укылсын, киләчәктә дә үз телебездә сөйләшергә, аралашырга язсын",- дип сөйләде берлек рәисе. Аннары төзүче-автор Ләбиб Лерон сүз алып, Мәгъсүм Хуҗин турында замандашларының һәм туганнарының истәлекләре, әдипнең берничә хикәясе, каләмдәшләре белән язышкан хатлары һәм төрле язмалары туплап бирелгән китапны әзерләү, дөньяга чыгару тарихы белән таныштырды. "Мәгъсум абый Тенекинең көмешчеләр авылы булуы турында әйтә иде. Ләкин без көмешчеләрнең Башкортстан якларына ук барып чыгулары турында белми идек. Баксаң алар Шәехзадә Бабич авылына ук барып чыкканнар икән.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X