Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Районыбыздан бертөркем әниләр Казанга “Әниемә – чәчәк бәйләме” бәйрәмендә булып кайтты [фото]

Кичә район башлыгы Рәис Миңнеханов янына бертөркем әниләр җыйналды. Барысы да сугыш ветераннарының тол хатыннары. Алар башкалабыз Казанда узган "Әниемә - чәчәк бәйләме" республикакүләм бәйрәмдә кунак булып кайтты.

Сугыштан соңгы елларда ул кызларга, картлык көнегездә зур хөрмәткә тиенерсез, өстегездә ефәк күлмәк, табыныгызда сый-нигъмәт булыр дисәләр, һич тә ышанмаслар иде. Кайсы белән генә сөйләшсәң дә, ачлык, ялангачлыкны кичергәннәр, бер телем икмәккә тилмергәннәр.

- Ямаулы киемнәр киеп мәктәпкә бардык, ун яшемдә тубал тотып чәчү чәчкән бабайларга ызан күрсәтеп йөрдем. Безнең чор кызларына авырлык туры килде, шуңа да, балаларыбызны эшләп үсәргә өйрәттек. Кайда булсагыз да кешегә авыр сүз әйтмәгез, исәнләшеп йөрегез, рәхмәт әйтә белегез, юмарт булыгыз ди торган идем. Аллага шөкер, балаларым сүземне тыңлады, барысы да тәүфыйклы, - ди Олы Кибәчедән килгән Мамзума Сабирова.

Мишәбашта яшәүче Дания Шакирова биш бала үстергән. Дүрт улы да хәрби бурычын үтәп кайткан. Гомере буе балаларга башлангыч белем биргән.

- Кечкенә генә авылыбыздан дүрт дистәгә якын югары белемле, 40-45ләп техникум белемле укучыларым бар. Һәркайсы тәртипле, тормышта үз урыннарын таптылар. Аларны күргәч белем генә түгел, башлангыч тәрбиягә дә өйрәткәнмен дип куанам, - ди ул.

Сугыш ветеранының тол хатыны Хәдичә Нәбиуллина Олы Шыңарның хөрмәтле кешесе.

- Әти сугышка киткәндә миңа унике яшь иде. "Без карт бит инде, озак тотмаслар, кайтырбыз да җитәрбез", - дип киткән иде әти, һаман юк әле менә. Әни тырыш, тәртипле булды, биш баланы ялгызы үстерде. Мин дә балаларымны әни кебек тәрбияләргә тырыштым. Иптәшем Хөрмәтулла, "действительный" хезмәткә киткән җиреннән сугышка алынып, җиде ел йөреп кайтты. Аның вафатына да күптән инде, - дип үткән елларын искә алды.

Аларның төпле киңәше, олы йөрәкле булулары гына түгел, ак шәлләре, чәчәкле күлмәкләренә кадәр җанны җылыта. Район башлыгы Рәис Миң­неханов та әбекәйләрнең ак шәл­ләренә игътибарсыз калмады.

Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X