Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Районыбызның 45 егете солдат киеме киячәк [чакыру комиссиясеннән фоторепортаж]

"Товарищ председатель призывной комиссии, призывник ... на заседание призывной комиссии прибыл!" әлеге сүзләрне 2 апрель көнне район хәрби комиссариатында 50гә якын егет кабатлады.

Кемдер чатнатып әйтсә, кайберәүләр дулкынланмый булдыра алмады. Ни әйтсәң дә, армия хезмәтенең бу беренче чирканчыгы уен эш түгел. Әмма хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе Равил Гасыймовның "Армиягә үзең теләп барасыңмы?" дигән соравына егетләрнең һәрберсе "әйе" дип җавап бирделәр.

Тимершык авылыннан Разил Гарифуллин: "Ераккарак җибәрсәләр яхшырак булыр иде, якында кызык түгелдер ул", - дип теләге белән уртаклашты. Юлбат авылыннан Фаил Мәҗитов киресенчә, Казанда Эчке эшләр гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләвен, алга таба полиция хезмәткәре булып эшлисе килүен яшермәде.

Керәннедән югары уку йортында укучы Илназ Зарипов академик ял алган, укуын армия хезмәтеннән соң дәвам итәргә уйлый. Илназ комиссиядәгеләрдән үзен хәрби хезмәткә иң беренчеләрдән булып җибәрүләрен үтенде. Егетләрнең үтенечләре комиссия тарафыннан исәпкә алынып, берсе дә игътибарсыз калмады.

Комиссиягә килүчеләрнең күпчелеген аграр көллият студентлары тәшкил итә. "Аграр көллияттән армиягә чын әзерлекле, рухи һәм физик яктан нык егетләр китә", - дип билгеләп үтте комиссия рәисе Равил Гасыймов.

Шунысы куанычлы, күбесе аттестат белән бергә, транспорт чаралары белән идарә итүгә хокук бүрүче таныклык та алырга җыена. Әмма хәрби хезмәт егетләрне куркытмый. "Дөнья күреп кайтасың, аннары алдагы көндә эшкә урнашу өчен дә армиядә булуның йогынтысы зур бит", - диләр егетләр. Сүз дә юк, юкка гына "Әллә кайдан күренеп тора солдатта булган диләр", дип җырламыйлар.

Республика хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары бүлеге җитәкчесе Фәнис Закиров әйтүенчә, егетләрне хәрби хезмәт итү урыннарына 20 апрельдән соң җибәрә башлаячаклар.

Туган илне саклау ир-атның изге бурычы икәнлеген аңлап һәм аклап, хәрби хезмәт егетләрнең киләчәктәге максатларын тормышка ашыруда бер мөһим баскыч булса иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев