Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Районыбызның ихтирам-хөрмәт яулаган хатын-кызлары Казанга республика җитәкчелеге белән очрашуга киттеләр [+фото]

Бүген районыбызның төрле өлкәләрендә хезмәт куеп, ихтирам-хөрмәт яулаган хатын-кызлары Казан шәһәренең "Универсиада авылында" республикабыз җитәкчелеге белән очрашуга киттеләр.

Хатын-кызлар делегациясен тантаналы шартларда район башлыгы Рәис Миңнеханов, район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов кабул итте. "8 март бәйрәменең табигать уянган вакытка туры килүе юкка гына түгелдер. Тормышыгыз да үзегез кебек матур, күркәм булсын. Башкарган хезмәтләрегез өчен барыгызга да зур рәхмәт", - дип аларга Рәис Миңнеханов изге теләкләрен җиткерде. 20 ел район хатын-кызлар җәмәгать оешмасын җитәкләүче Дания Галимуллина: "Очрашуга барган хатын-кызларның һәркайсына һәйкәл куярлык затлар, Ана исемен горур йөртүче һәм хезмәтләрендә үз эшләренең чын осталары", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X