Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Һәрбер җирле үзидарә рәисе мигрантларның нинди максат белән килүләрен белергә тиеш

Әле кайчан гына террорчылык, экстремизм кебек төшенчәләр безгә ят иде. Хәзер республика өчен хас күренешкә әйләнеп бара. Террорчылардан, экстремистлардан уяу булырга чакырабыз, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту зарурлыгы турында сөйлибез. Экстремистлар, ягъни чиктән тыш карашлар яклылар миграция дулкынына эләгеп, теләсә кайда килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә уяулыкны авыл җирендә дә...

Әле кайчан гына террорчылык, экстремизм кебек төшенчәләр безгә ят иде. Хәзер республика өчен хас күренешкә әйләнеп бара. Террорчылардан, экстремистлардан уяу булырга чакырабыз, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту зарурлыгы турында сөйлибез. Экстремистлар, ягъни чиктән тыш карашлар яклылар миграция дулкынына эләгеп, теләсә кайда килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә уяулыкны авыл җирендә дә югалтырга ярамый. Халкыбызга хас булмаган күренешләргә урын калмасын өчен вәзгыятьне контрольдә тоту юллары турында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, экстремизмга каршы көрәш комиссиясе әгъзасы Таһир Шәрәфиев белән әңгәмә кордык.

-Таһир Габдерахманович, экстремизм күренешләрен булдырмау профилактикасы өчен халыкның милли составын, диннәргә мө­нәсәбәтен өйрәнү дә мө­һим. Шул уңайдан иң элек районның демографиясенә, дини оешмалар эшчәнле­генә тукталсагыз иде.

- 2010 елда уздырылган халык санын алу мәгълүматларыннан күрен­гәнчә, районда 31меңнән артык кеше яши. Шуларның 96 проценты татарлар, 3 проценты руслар, 1 проценты башка милләт вәкилләре. Җыеп әйткәндә, районда 27 милләт вәкиле үзара дус һәм тату яши. Якын һәм ерак чит илләрдән кайтып яшәүчеләр дә бар. Агымдагы елның I кварталында 37 чит ил гражданы учетка баскан. 2014 елның I кварталына 229 чит ил кешесе безнең районда законлы рәвештә теркәлеп яши. Һәрбер җирле үзидарә рәисе мигрантларның нинди максат белән килүләрен белергә һәм эчке эшләр бүлеге белән тыгыз элемтәдә торып эш алып барырга бурычлы.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев