Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Республика буенча да сирәк булган озын гомерлеләрнең берсе - Байлар Сабасында яшәүче Шәмсенаһар Җиһаншинага 105 яшь тулды

Байлар Сабасында яшәүче Шәмсенаһар Җиһаншина районыбызда гына түгел, республика буенча да сирәк булган озын гомерлеләрнең берсе. 30 гыйнварда аңа 105 яшь тулды. Ул үзенең озак яшәве белән бер гасырның да кеше гомере өчен чик түгеллеген раслап күрсәтте. Районыбыздагы йөзьяшәр әбиләрнең берсе, озак яшәвемнең сере - нужа күрә-күрә организм ныгыгандыр, нужаларны күп күрдем",- дип әйтүе Шәмсенаһар әби мисалына да туры киләдер.

Шәмсенаһар әбине дә язмыш нык камчылый. Олы Шыңар авылында туган кызның язмышы ятимлек ачысыннан башланып, толлык газапларына барып тоташа. Беренче никахы озын гомерле булмый, ире вафат була. Икенче никахны Бөек Ватан сугышы җимерә. Бәхет эзләп Архангельск якларына чыгып китү дә кайгы-хәсрәт кенә китерә: чит илләрдә улы Мидхәтнең гомере фаҗигале төстә өзелә. 50 яшендә Сабайда яшәүче тол Әхмәдишага кияүгә чыгып, матур тормыш итәләр. Тол ирнең балалары үсеп җиткән, кызы кияүдә, улы Габделнур 17яшьтә була. Шәмсенаһар әби Әхмәдиша бабай үлгәч, Шәмсенаһар әби аның улы Габделнур гаиләсе белән Сабага күченә. Габделнур абый да вафат инде. Бүген Шәмсенаһар әби аның тормыш иптәше Сания тәрбиясендә яши.

"Әни мунчаны бик ярата, мунчага иртәдән җыенып, әзерләнә башлый, атнага икешәр тапкыр керә",- ди Сания апа. - Бик укымышлы ул, 100 яшенә кадәр намазын калдырмады, мәетләр юып йөрде. Бик сабыр булды, юкка-барга чәпчеп йөрмәде, дини яктан гыйлемле булуы, дини кануннар белән яшәве дә йогынты ясамый калмагандыр",-ди. Алар Сания апа белән 46 ел бергә дус-тату гомер итәләр. Якыннары әйтүенчә, әби гомере буе бик чиста-пөхтә, һәр җирдә тәртипне ярата. Гаиләдә иң өлкән кеше буларак, аның фикере белән һәрчак исәпләшеп яшиләр. Хуҗалыкта сыерны бетерергә дә әби каршы килә икән. Әбинең еллар агымына бирешмәвенә түзем, сабыр булуы өстенә урыны түрдә, кадер-хөрмәттә, күркәм тәрбиядә яшәвенең дә йогынтысы булгандыр.

Бер гасырдан артык гомер кичкән әбине туган көне белән Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. Россия Президенты В.Путинның Котлау хатын, бүләкләр тапшырды. Колакка катылыгын исәпкә алмаганда, әбинең зиһене ачык, өй эчендә үзен-үзе йөртә. Үзен котларга өй тутырып килгән 5 оныгы, 10 оныкчыгының һәрберсен таный, озаграк килми башласалар, юксына башлый икән. "Без әбиебез белән бик горурланабыз, безнең өчен бик кадерле ул, кайчан да булса безне ташлап китәсенә дә ышанып булмый, инде үзебез балалар үстерсәк тә, аның акыллы киңәшләре безне гел озатып йөри", - ди оныгы Сәрия.

"Бигрәк озак яшәлде, 105 яшь тулды бит, күзем күрмәгәч, догалар укый алмыйм, күңелдәгеләрен генә укыйм",- ди Шәмсенаһар әби. Үзен котларга килгән район җитәкчеләренең котлау теләкләрен колагы ишетмәсә дә, мине күрергә килгәнсездер инде, Ходай үзегезне зурласын, - дип тәсбих тартып озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев