Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

РЕСПУБЛИКА КӨНЕНӘ ЧАРАЛАР

Районыбызда Республика көненә багышланган мәдәни-спорт күңел ачу чаралары уздырылачак.

Әйтик, 29 августта кичке сәгать 7дә "Аргамак" картодромында Саба мәдәният йортының "Музыкаль десант" концерт бригадасы чыгышы башланачак. Шәмәрдән мәдәният хезмәткәрләре исә Рес­публика көненә оешма-предприятиеләр арасында "Мисс "Көз" бәйгесе үткәрәчәкләр. 30 августта кичке сәгать 4тә урман аланында көз булып киенгән кызлар муллык фасылы хәзинәсеннән төрледән-төрле сый-нигъмәтләр тәкъдим итәчәкләр. Аларга урыннар билгеләнәчәк. "Пирамида" вокаль-инструменталь ансамбле чыгыш ясаячак.

Спорт чараларына килгәндә, 30 августта Саба стадионында 2 ай буе барган уеннардан соң финалга чыккан "Саба яшьләре" һәм "Шәмәрдән" футбол командалары 1 нче-2нче урыннар өчен уйнаячак. Шулай ук Сатыш һәм Саба муниципаль районы хакимияте командаларының очрашуы да көтелә. Җиңүчеләрне бүләкләүләр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X