Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ретро-концерт рухландырды [фоторепортаж]

Татарстан Республикасы каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл һәм хезмәт ветераннарына истәлекле бүләк әзерләгән.

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә рес­публика районнары буйлап сугыш чоры балалары өчен ретро-концертлар уза. Татар филармониясенең «Илһамият» клубы сәхнә ветераннары 8 апрельдә Саба тамашачысын моңландырды. Сугыш елларында да җырлаган халык, сәлам хатларын да җырлар белән язганнар. Ачлыкта, ялангачлыкта да җыр рухландырган. Балалыкта, яшьлектә яшәргә көч биргән җырларны яратып тыңлады өлкән тамашачы. Тулы зал, көчле алкышлар белән каршылады сәхнә йолдызларын.

- Темабыз да онытылмаслык, «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» дип атала. Әлеге концертны сезгә үзебездән бүләк итеп әзерләдек. Районнарда март азагында йөри башлаган идек, һәркайсында булып чыгарга уйлыйбыз. Сугыш афәтенең нинди зур, куркыныч булганлыгын сөйләү өчен тере шаһитләр - сез бар арабызда. Киләчәк буынга сез аның нәрсә икәнен аңлатып калырга тиешсез. Сезнең алдыгызда баш иябез. Безнең арада мөмкин кадәр озаграк яшәсәгез иде, - дип җылы хисләрен җиткерде Татар дәүләт филармониясе җитәкчесе Кадыйм Нуруллин.

Сабада өлкәннәрне хөрмәтли беләләр. Өлкән буын өчен төрледән төрле мәдәни чараларны да еш үткәрәләр. Әби-бабайларны авыллардан махсус автобуслар белән алып килгәннәр. Алар мондый хөрмәтләүләргә бик тә лаек. Район башлыгы Рәис Миңнехановның: "Районыбызда булган бөтен эшләр, ул сезнең тырышлык. Сугыш елларының ачлыгын, ялангачлыгын кичерсәгез дә сабыр итеп яши белгәнсез. Бүген дә яшь буынны тәрбияләүдә ярдәмләшеп яшисез. Балалар, оныклар бәхете сезгә, кадерле өлкәннәрбез", - дигән теләкләренә, амин-амин, диеп кушылып утырды халык.

"Илһамият" клубының сәхнә йолдызлары Флера Сөләйманова, Зөһрә Шәрифуллина, Искәндәр Биктаһиров, Фердинанд Фәтхи, Алмаз Хәмзин, Кирам Сатиевны озак алкышлады тамашачы. Элек авыл сәхнәләрендә җырлаган, бүгенге өлкән буын җырчылар авылларга килеп җитә алмый иде, ә мондый чарада берьюлы берничә җырчыны тыңлап хозурлану мөмкинлеге бар. Мәдәният бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллин да концертның кыйммәтен шунда дип бәяли. Өлкән артистлар белән бер сәхнәдә үзебезнең Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе укучыларының бию коллективлары да чыгыш ясады.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев