Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Резеда Фатыйхова: “Бакчам - яхшы кәеф чыганагым“ [+фото]

Һади Такташ урамыннан узган саен мин бу йортка сокланып үтәм. Ишек алдына гына сыймыйча, урамга ук чыккан чәчәкләр патшалыгын күреп йорт хуҗаларының гүзәллек, нәфислек яратучылар икәнлеген чамалавы авыр түгел.

Әлеге матурлыкны тудыручыларның үзләрен күреп сөйләшми булдыра алмадым.

Әкияти дөньяны хәтерләткән әлеге йортта Резеда һәм Илсур Фатыйховлар гаиләсе яши. Капка төбендәге кечкенә альпинарий, шунда ук пар чынаяк-чокырларда үсүче гөлләр, күзне иркәләүче аллы-гөлле чәчәкләр биредән узучы берәүне дә битараф калдырмыйдыр.

Чөнки матурлыкны күрә, соклана белгән һәр кеше биредән күңел күтәренкелеге алып китә. Йомры ташлардан ясалып, матур итеп буялган тимеркапкалар да әлеге йортның туг­ры дусларына әйләнгән. Ә капканы ачып, ишек алдына үтсәң, сине чын мәгънәсендә әкият иле каршылый. Берсеннән берсе нәфис гөл-чәчәкләр мине күр дә, мине күр дигән кебек, сиңа елмаеп сәлам бирәләр. Гөлләргә күмелеп утыручы зур-зур чүлмәкләр саны да утыздан артык.

Бакчаның зур өлешен чәчәкләр патшасы - розалар тәшкил итә. Биредә аларның унлап төре үсә. Резеда ханым әйтүенчә, розалар нәзберек гөлләр рәтенә керми, вакытында суын сибеп, кышка дөрес итеп саклауга калдырсаң, җәй буе әлеге чәчәкләр алиһәсе бакчаны нурга күмә. Инде егерме еллап элек утырткан беренче үсентеләр елдан-ел ишәеп, җәй саен хуҗаларын сөендерәләр.

"Бакчам - минем яхшы кәеф чыганагым",- ди Резеда ханым. - Аны ел саен яңа төсләр белән баетырга тырышабыз. Матурлыкның чиге юк бит аның. Бу урында элегрәк куралык иде. Ирем Илсур белән киңәштек тә, бакчага яңа сулыш өрергә булдык: матурлау эшенә керештек." Инде бу урында гөлбакча барлыкка килгән. Резеда ханым март башыннан ук орлык чәчеп, күңелле мәшәкатьләргә керешә икән. Бакчадан алынган балчыкка корткычлар эләгеп, үсемлеккә зарар китермәсен өчен, иң элек аны газ мичендә кыздыра. Кибеттә сатылган балчык белән кушып, чүлмәкләрне алдан әзерләп куя.

Резеда Фатыйхованың иң яраткан чәчкәләре роза белән петуния булса да, өстенлекне күпьеллыкларга бирә. Аларының кырыкка якын төре бар.

Үсемлекләрнең әле берсе, әле икенчесе чәчәк атып тора, бакча алтын көзгә кадәр күзне иркәли. Кояш нурыннан энергия алып, төнлә яктыртучы кошлар, күбәләкләр дә чәчкәләргә "кунып" бакчаны аерым ямьгә төрәләр.

"Минем өчен иң яхшы ял - бакчага чыгып, бөтен мәшәкатьләрдән арынып, чәчәкләргә сокланып утыру. Биредә күңелемә нур алам. Бөтен арыганнар онытыла, кичке утлар да янгач, бигрәк тә сихригә әйләнә"- ди ул. Төрле әкият геройлары сыннары да әлеге гүзәл бакчаның кадерле кунакларына әйләнгәннәр. "Быел аларның да киемнәрен үзгәрттек әле, озакламый безнең гаиләбез өчен шатлык­лы вакыйга көтелә - игезәк кызларыбызның берсе Альбина кияүгә чыга, шушы зур вакыйга уңаеннан сыннарны да тантаналы төстә буяп "киендердек." Әнә Матроскин фамилияле мәче дә ак күлмәкләр киеп, горур кыяфәттә зур кунаклар каршыларга әзерләнеп куйган.

Кызлы йорт - нурлы йорт, диләр. Резеда һәм Илсур Фатыйховлар үзләре үрнәгендә берсеннән-берсе гүзәл өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Алина инде үз тиңен табып, гаиләле булган. Бәхетле дәү әти белән дәү әни беренче онык - 5 яшьлек Муратны сөю шатлыгын татыйлар.

Төпчекләре Алия Казан дәүләт аграр университетының икенче курсын тәмамлаган. Алина белән Альбина Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлап, үз белгечлекләре буенча эшлиләр. Кызлар әти-әниләре үрнәгендә үзләренә тапшырылган эшне зур җаваплылык белән башкаралар. Ә өйдәге буш вакытларында Фатыйховларның һәрберсе яңадан-яңа идеяләр өстәп, үз куллары белән матурлык тудырырга омтылалар. Мондый күркәмлек, гүзәллек үзеннән үзе генә тумый, билгеле. Урамнан узып баручыларның алар капка төбенә туктап, истәлеккә фотога төшкәннәрен дә тәрәзәдән генә күреп калгалыйлар икән. Матурга күз тиз төшә, гүзәллеккә беркем дә битараф кала алмый.

Күңеле яшь, матурлыкка гашыйк кеше яшьлек иленнән аерылмый, еллар агымы гүя аңа кагылмый да кебек. Район үзәк хастаханәсендә 30 ел табиб-дерматолог булып эшләүче, "Татарстан Республикасының атказанган табибы" дигән дәрәҗәле исемгә лаек булган Резеда Рафаэль кызының да яшь калу сере нәкъ менә чәчкәләргә күмелеп яшәвендәдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев