Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рәхмәт сезгә, Ветераннар [фоторепортаж]

Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарының күкрәкләрен­дәге медальләр саны тагын бергә арта.

Аларны шушы рәвешле хөрмәтләү Бөек Җиңүнең 20 еллыгын билгеләп үткәндә гамәлгә кертелгән иде. Ә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 30 ел" юбилей медален СССРда сугышта булган, тылда эшләгән 15 миллионга якын кеше ала. Алар арасында районыбыз фидакарьләре дә бар. Моны раслап, аерым фәннәрне тирән үзләштерү мәктәбендә дә үткәрелгән хөрмәтләү тантанасына ветераннар Бөек Җиңүнең 30, 40,50, 60 еллыгы билгеләп үтелгәндә бирелгән күкрәк билгеләрен горурлык белән тагып килгәннәр иде. Аларга күңел түрендәге иң җылы сүзләрен җиткергән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов яшь вакытта Бөек Җиңүнең 30 еллыгы медальләре тапшырылган чакларны яхшы хәтерләвен билгеләп үтте.

Тыл ветераннарын Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов, район һәм Саба шәһәр җирлеге ветераннар советы рәисләре Әнвәр Гафиятуллин, Фәния Шәмсетдинова да тәбрикләде.

Ветераннар хөрмәтенә укучыларның "Рәхмәт, сезгә, Ветераннар!" концерты булды.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев