Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рәхмәттән башка сүз юк [+фоторепортаж]

Кабинетына килеп кергәндә Югары Утар картлар йорты-интернаты директоры Имаметдин Гәрәев көр тавыш белән телефоннан сөйләшә иде.

"Безнеке әзер, эше беткән. Әгәр 6 егет таба алсаң, сентябрь аенда үзара ярыш та оештырып алырга иде. Прессаны да чакырырбыз, ике интернат ничек аралашып эшли һәм яши дисеннәр әле",-диде ул трубкага. Чүриле интернаты директоры белән гапләшкән икән Имаметдин Гәрәй улы. Спорт мәйданчыгы итеп төзелгән ясалма чирәмле футбол кырының файдалануга бирелүен ике интернат әнә шулай ярыш оештырып билгеләп үтмәкче. Республика программасына кергән әлеге объектны 159нчы ПМК төзүчеләре барлык таләпләргә туры китереп корган. Моңарчы ул урында маллар гына утлап йөргән булса, хәзер бөтенләй икенче күренеш. Моның белән интернат-йортта тәрбияләнүчеләрнең социаль җайлашуына тагын бер мөһим юнәлеш биреләчәк дигән сүз. Гомумән, учреждение үзенең чикләрен һаман киңәйтә, матди-техник базасы ныгый. ПМК оешмасы спорт мәйданчыгы корса, хәзерге көндә "Ак таш" җәмгыяте төзүчеләре тагын да зуррак - 55 миллион сумлык объектта эш алып бара. Ятып кына торырлык хәлдәге балалар өчен булачак 30 койкалы бина "2014-2020 елларда Татарстан Республикасы гражданнарын социаль яклау" дәүләт программасы кысаларында "Социаль һәм инженерлык инфраструктурасын капиталь ремонтлау һәм бюджеттан инвестицияләү" ярдәмче программасы буенча төзелә. Аның проекты берничә ел элек эшләнгән булса да, кризис сәбәпле төзелеш тиз генә башланып китә алмаган иде.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев