Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Россия Конституциясе көне белән!

Хөрмәтле райондашлар! 12 декабрь Россиянең яңа тарихына истәлекле көннәрнең берсе булып керде.

Унтугыз ел элек бу көнне Россия Конституциясе кабул ителде. Төп закон Кеше хокукларын һәм ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституциядә сәламәтлекне ныгытуга, белемгә, сүз ирегенә хокуклар регламентланып кына калмаган, ә гарантияләнгән. Конституциябезнең төп принциплары илебезнең тотрыклы үсешен, дәүләтнең нигезле икәнен гарантияли. Россиядә барлык законнар Конституциягә каршы килмәслек итеп эшләнә. Төп закон кабул ителгәннән соң узган 19 елда илебез, рес­пуб­ликабыз, шул исәптән районыбыз социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үсештә зур үзгәрешләр кичерде. Икътисадтагы уңышларыбыз яңадан-яңа башлангычлар һәм аларны гамәлгә ашыру өчен уңай мөмкинлекләр ача. Конституция нигезендә мөһим социаль программалар гамәлгә ашырыла, тормышыбызга яңа технологияләр актив үтеп керә, гражданнарыбызның иҗади сәләтләрен ачу, төрле милләт вәкилләренең татулыгын, дуслыгын ныгыту өчен шартлар тудырыла. Хокукларыбыз безгә бурычлар да йөкли. Барыбыз да күпмилләтле илебезнең киләчәге өчен җаваплылык тоеп, Конституция нормаларын белергә, ихтирам итәргә һәм үтәргә бурычлы.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Конституция көне белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, иминлек, бәхет, күңел көрлеге һәм матур тормыш телибез. Илебезнең төп Канунының һәр маддәсе үтәлсен, Конституция халыкка хезмәт итсен.

Саба муниципаль районы Советы һәм

башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев