Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Руль артына утырсаң, бөтен начар уйлар онытыла

Саба районының "Искра" күмәк хуҗалыгында озак еллар механизатор булып эшләүче Вәсилә апа Шәмсетдинованың трактор йөртүенә без шулкадәр күнегеп беткәнбез, аның "корыч айгыр"ын җәһәт кенә кабызып, утырып китүенә гаҗәпләнмибез дә.

Лаеклы ялга чыкса да, бүген дә тракторы белән шәхси хуҗалыклардан сөт җыя ул.

Вәсиләнең тракторчылыкка укырга җыенуын белгәч, өй­дәгеләр, бигрәк тә әтисе Гариф абый каршы төшә. "Хатын-кыз эше түгел", - дисә дә, соңрак күнә. Мөгаен, кызының үҗәт­леген күргәндер ул. Янил һөнәри техник училищесының Саба филиалында укып, 1974 елда кулына тракторчы таныклыгы алып туган авылы Юлбатка эшкә кайта. Тракторга утырам дип кайткан кызны мастерскойга слесарь итеп алалар. Әмма тракторчы булу теләге барыбер бетми. Шул чак­ларда аңа остазы Хәниф абый ярдәмгә килә. Башта кабинасыз "Владимирец" ("Т-25"), аннан "Т-40"­ка утырталар. Тракторлы булгач, иртә таңнан эшкә чыгып китүне, көне буе басу-кырларны урап кайтуны үзенә бер бәхет дип саный. Тракторы ватылып китсә - төзәтергә, батса - тартып чыгарырга кирәк булган вакытлар да шактый күп була. Бервакыт авылдан 10 чакрым ераклыктагы урманда утын төягән килеш ватылып кала ул, икенче юлы бозлавык вакытында тракторы таудан төшеп китә. Вәсилә апа бөтенесенә түзә. Тракторны көйләп торырга аңа ире Раиф абый, бер-бер артлы үсеп килгән уллары Радик, Раил, Рафаэль булыша.


Вәсилә апа исә ир-егетләр генә үз итәрдәй һөнәр сайлаганына һичкайчан үкенми. "Руль артына утырсам, бөтен начар уйлар, авырулар онытыла", - ди. Аның нечкә күңелле, җырга-моңга гашыйк хатын-кыз, ирен, балаларын яратучы ана, туган ягын, җирне хөрмәтләүче кеше икәнлеген дә онытмыйк. Авыл­дашларының да таянычы ул. Утын-печәнне кайтарганда безнең авыл апалары ир-ат механизаторларга күп вакыт дәшеп тә тормыйлар иде. Аларның Вәсиләләре бар бит!


Әйе, иң гүзәл биеклек җирдә, хезмәттә, кешенең эшендә һәм күңел түрендә. Вәсилә апа хәерле адымнар белән башланган тормышының көйле булуына сөенеп яши. Бүген дә яраткан хезмәтендә. Раиф абый белән бергәләп Те­некидә яшәп яталар. Өч ул, бер кыз үстерделәр, инде оныклар сөяләр.
2004 елда Вәсилә апа Шәм­сетдиновага "ТРның атказанган механизаторы" исеме бирелә һәм "Хатын-кыз - ел үрнәге" номи­нациясендә җиңү яулап, трактор белән бүләкләнә. Бу - аның бүләккә бирелгән икенче тракторы. "10 ел элек биргән тракторы бүген тузган инде. Эшләмәсәң - тузмый ул, димәк, аның тарафыннан тырыш хезмәт куелган. Бүген Вәсилә ханымга яңа трактор кирәк", - диде ул вакытта Президент Минтимер Шәймиев. Инде бу тракторы да тузып килә, эшләп тора ич, эшләмәсәң - тузмый ул.

www.vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев