Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рушанның әти-әнисе Римма һәм Рөстәм Миңнегуловлар: "Күңел Рушан янында булды"

Якташыбыз - Рушан Миңнеголов Сочида узган чаңгы узышларында егерме чакрым араны классик алымда 50 минут 55,1 секундта узып, Россия җыелма командасына алтынчы алтын медальне яулап алды.

Көмеш медаль иясе - Финн Илка Томисто - 51.31,5, бронзалы Россияле Владимир Лекомцев 51.44,6 секундта килде.

Саба халкы белән бергә бөтен Россия, Татарстан халкы бер мизгелен дә күз уңыннан ычкындырмыйча күзәтте. Ә иң куанганы, борчылганы, билгеле - әти-әнисе! Алар бу көннәрдә бик күп котлаулар ала, кунаклар кабул итә. Римма ханым:

- Тыныч кына утырып карый алмадым, аш-су бүлмәсе белән ике арада йөрдем, күңел аның янында булды, - ди улының ярыш мизгелләре турында.

- Медаль алгач та шалтыраттым, алмады. Булдырдың, теләгеңә ирештең улым дип смс яздым, бераздан үзе шалтыратты. Җиңү җиңел генә бирелмәде. Гыйнварның дүртесендә чыгып киткәннәр иде. Швейцария, Германия, Финляндиядә көнне төнгә ялган шөгыльләнүләренең нәтиҗәсе инде бу, - ди әтисе.

Иркен, якты, җылы рухлы бу йортның иң бәһале бизәкләре - улларының кубок һәм медальләре. Кубокларын күз йөртеп тиз генә санадым, утыздан артып киткән. Зал яктагы диплом, медальләренә зиһен җитмәде, алтмышын саный алдым, әле алар егетләрнең үз бүлмәсендә дә бар. Кубокларның да иң дәрәҗәлесе - 2012-2013 елларда Дөнья Кубогында алынган "Бәллүр глобус".

- Рушанның җиңүенә ышаныч, өмет бар иде, күп тырышты, даими шөгыльләнә. Ике ел рәттән Дөнья кубогында җиңү яулады бит, - ди әтисе Рөстәм абый. Һәр икесенең дә күзләрендә шатлыклы горурлык яшьләре.

Тугыз ел элек 12 яшендә бәхетсезлеккә юлыгып, кул бармакларын өздергән улының гел компьютер каршында утырганына борчылып, әти кеше үзенең бертуган абыйсы Радик белән киңәшә. Чаңгы түгәрәгенә биреп карарга уйлыйлар. Бишенче сыйныф укучысы Рушанның үзенә әйткәч:

- Булырмы икән, - ди әтисенең күзләренә карап. Шушы минутта Римма апа белән Рөстәм абыйның күзләренә яшь тулды, әйтер сүзләр онытылды. Ул чактагы вакыйгалар һаман да йөрәкне чеметеп ала. Әмма улларының максатчанлыгы, ихтыяр көче, уңышларын күреп шатланалар алар. Рөстәм абый чаңгы таягын улының уң кулына җайлаштырып, ике баулы итеп эшли. Шул рәвешле, иптәшләре кебек үк, тау шуар өчен генә чаңгыга баса Рушан. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры спорт мастерлыгына кандидат Радик Миңнеголовка шөгыльләнергә йөри башлый. Спорт бәйгеләренә баштарак карап, күзәтеп торыр өчен барса, соңрак үзен дә сынап карыйсы килә егетнең. Район, республикакүләм ярышларга алып йөри башлыйлар үзен. Беренче җиңүен җиде ел элек Татарстан чемпионатында яулый - өченче урынга чыга. Ул чакта әле Миңнеголов паралимпия турында белми, шунлыктан башка спортчылар белән ярыша. Аны паралимпия чемпионы Ирина Полякова күреп алып, Сыктывкардагы чемпионатка чакыра. Менә шуннан бер-бер артлы зур җиңүләр башлана.

- Спорт минем тормышымны уңай якка үзгәртте. Белмим, чаңгылар булмаса, ни белән шөгыльләнгән булыр идем икән. Баштарак борчылдым, кайгырдым, озак вакытлар кулымны бәйләп, яшереп йөрдем. Ә хәзер оялмыйм да, борчылмыйм да. Беренче тапкыр җыелма командага килгәч, егетләр, сал ул бәйләвечләреңне дигәч, салдым, үземә дә рәхәт булды, - ди Рушан спорттагы уңышларына сөенеп.

Рушанның уңышлары хакында сөйләшкәндә абыйсы Руслан кайтып керде. Ул да чаңгычы. Кайчандыр өлкәннәрдән өйрәнсә, бүген үзе балаларга чаңгы серләрен төшендерә. "Яшьлек" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшли.

-Кар эри бит инде, һаман чаңгы шуасызмени, - дим битләре алсуланып, шатланып кайтып кергән Русланга.

- Апрельгә кадәр, балчык чыкканчы, - ди егет елмаеп. Чаңгы сезоны бетте диеп тукталып калмыйлар. Спорт залда шөгыльләнәләр, йөгерәләр, роликлы чаңгыда йөриләр. Футбол уйныйлар. Көн саен Шәмәрдән, Тимершык авыллары якларына егермешәр чакрым араны йөгереп кайталар. Район үзәгендәге чаңгы трассасына кайчан барсаң да карлыгачлар тизлегендә йөрүче Миңнеголовларны очратасың.

Рушан Миңнеголов Саба аграр көллиятен хисапчы-икътисадчы белгечлеге буенча укыган. Бүгенге көндә "Казан олимпия резервы училищесы" дәүләт бюджет белем бирү учереждениесендә белем ала. Танылган спортчы булыр өчен көндәшеңне җиңү генә түгел, иң элек үз-үзеңне җиңү кирәк. Ә моның өчен максатыңа ирешкәнче тырышырга, аннан соң да туктап калмаска. Рушан бу яктан күпләргә үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X