Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба аграр көллиятендә 380 студент белем алачак [+фоторепортаж]

Саба аграр көллияте быелгы уку елын 380 укучысы белән башлады. Авыл хуҗалыгына югары квалификацияле кадрлар әзерләүче белем йортына быел 1 курска 125 укучы кабул ителгән. Аның 25е, быел беренче тапкыр төзүче белгечлеге буенча белем алачак. Көллияткә барлыгы республиканың 8 районыннан килеп белем алалар. Бәйрәм тантанасында студентларны район авыл хуҗалыгы һәм...

Егет-кызлар авыл хуҗалыгыннан тыш, башкалабызда узган республика чараларында да актив катнаша. Шул уңайдан Казан рестораннары ассоциациясе вәкиле Айдар Шәйхетдинов көллият җитәкчелегенә, балаларга рәхмәт сүзләре белән чыкты.
Саба һәм күрше район кырларында хезмәт куйган егет-кызларның хезмәтен бәяләп, хуҗалык җитәкчеләре һәм вәкилләр килгән. Алар рәхмәт хатлары белән бергә акчалата бүләкләр дә тапшырды.
Тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясаучыларның һәркайсысы: "Сез җибәргән егет-кызлар хуҗалыкларда, оешмаларда тырышып эшлиләр", - дип мактау сүзләре җиткерделәр. Укучылар төпле белем алып, җәмгыятькә лаеклы алмаш булып камилләшсен өчен район җитәкчелеге һәм биредә эшләүче һәр хезмәткәр күп көч куя. Саба аграр көллиятенең быел урта һөнәри белем бирү йортлары арасында яңа уку елына әзерлек буенча узган республика бәйгесендә беренче урынны алуы да моңа төпле дәлил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев