Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба җамигъ мәчетендә «Иң моңлы азан» бәйгесе [+фоторепортаж]

Узган якшәмбедә районыбыз мөхтәсибәте азан әйтү буенча бәйге оештырды. Анда районыбызның Байлар Сабасы, Татар Икшермәсе, Иләбәр, Мишәбәш, Түбән Утар, Мәртен, Шәмәрдән авылларыннан 29 ир-егет көч сынашты.

Җиңүчеләр өч яшь категориясе буенча билгеләнде: кечкенә балалар (башлангыч сыйныф укучылары да кереп), мәктәп яшендәгеләр һәм 17 яшьтән өлкәнрәкләр. Моңлы һәм дөрес итеп азан әйтүдән тыш, конкурсантлар дини сорауларга да җавап бирделәр. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң аһәңле азан әйтүчеләр булып (һәркайсы үз яшь категорияләре буенча) Мөхәммәд Садыйков (6 яшь, Сабадан), Рамазан Нәҗипов (14 яшь, Мишәбәш) һәм олылардан Расил Тимергалиев (Түбән Утар) табылды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйгедән фоторепортажны saby-rt.ru сайтыннан карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X