Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба егетләре Казанда җиңү яулармы

Бүген Татарстанның авыл районнарында яшәүче иң көчле көрәшчеләр Казанга җыела. 23-24 октябрь көннәрендә "Ак Барс" көрәш сараенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына традицион көрәш ярышлары уза. Узган елгы ошбу турнир иң көчле батырларның Әлмәт районында яшәвен күрсәткән иде. Команда беренчелегендә алардан калышып Түбән Кама һәм Тукай районы командалары...

Бүген Татарстанның авыл районнарында яшәүче иң көчле көрәшчеләр Казанга җыела. 23-24 октябрь көннәрендә "Ак Барс" көрәш сараенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына традицион көрәш ярышлары уза.

Узган елгы ошбу турнир иң көчле батырларның Әлмәт районында яшәвен күрсәткән иде. Команда беренчелегендә алардан калышып Түбән Кама һәм Тукай районы командалары мактау баскычына күтәрелде. Нәфис Миңнебаев (Биектау), Рамил Синәкәев (Әлмәт), Илмир Төхвәтуллин ("Ак Барс - Әгерҗе"), Муса Галләмов (Теләче), Айвар Билалов (Әлмәт), Фердинанд Вәлиев (Балтач), Сергей Павлик (Азнакай) үз авырлык үлчәүләрендә батыр калган иде.

Быел да көрәшчеләр 60, 70, 80, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан авыррак үлчәүдә бил алышачак. Үлчәү авырлыкларында үзгәрешләр булмаса да, батырларның берсе булса да үзгәрәчәгенә шик тумый. Чөнки татар көрәше алдан фаразлауны, исеменә карап кына бил алышканчы ук "батыр"ны күккә чөйгәнне яратмый. Кем бүген көчле, кайсы көрәшченең әзерлеге югары: шул - батыр. Татар көрәшендә кичәге батырларның хәтта беренче әйләнештә үк тамашачылар арасына күчеп утырганы, "исемсез" бил алышучыларның батыр калган чаклары да бар... Шул ягы белән дә мавыктыргыч һәм үзенә тартучан шул безнең көрәш.

Ярышны оештыручылар быел да залның тамашачылар белән тулып торуына өмет итә. Без дә шуны көтәбез. Ә ниндидер сәбәпләр аркасында бәйгегә килә алмаган тамашачылар хафаланмасын - Intertat.ru ярыш барышын ике көн дәвамында ON-LINE текст-режимда алып барырга ышандыра. Мавыктыргыч бил алышуларның нәтиҗәсен, кайбер кызыклы очрашуларның видеоязмасын тиз арада укучыларыбызга ирештереп барачакбыз.

Хәтерләсәгез, әлеге эшне без татар матбугаты чаралалары арасында беренче булып узган елгы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына оештырылган ярышта башлаган идек. Аннан соң Татарстан чемпионатында, "Ватаным Татарстан" газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырган традицион турнирдан трансляция алып бардык.

Бу юлы да ике көн дәвамында туктаусыз эшләргә җыенабыз. Көрәш яңалыкларыннан хәбәрдар булып барырга теләсәгез, бәйге барган көннәрдә Intertat.ru белән бергә калыгыз!

http://intertat.ru/tt/angama-tt/item/48060-rauza-h%D3%99yretdinova-kartlyik-k%D3%A9nemd%D3%99-yalgyiz-t%D2%AFgelmen.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев