Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба егетләрен өйләндерәсе бар

10 декабрьдә Азнакай шәһәре илнең һәм республиканың төрле районнарыннан килгән татарларны кабул итте.

Анда безнең безнең районнан да делегация катнашты. Алар төркемнәргә бүленеп Ак, Зәңгәр, Азнакай нуры мәчетләрендә балага исем кушу, никах йолаларын карадылар, дини укытуда милли компонентларны саклау, гимназиядә һәм 1 нче урта мәктәптә, 10 нчы "Алтынчәч", 6 нчы "Йолдызчык" балалар бакчаларында милли проектларны тормышка ашыру, "Димчеләр" клубы эшчәнлеге, төбәкне өйрәнү музее, югалган авыллар проекты белән таныштылар, Мәнәвез авылында Расиха чишмәсе янында каз өмәсендә булдылар, тәмле ризыкларыбыздан авыз иттеләр. "Алтынчәч" балалар бакчасында балаларны бишек җыры белән йоклатулары, Зәңгәр мәчет янәшәсендәге мәдрәсә эшчәнлеге, мәет юууу өчен булдырылган махсус урын (мәетханә) безнең өчен аеруча яңалык булды. 1нче мәктәптә бөек шагыйребез Габдулла Тукай бюсты ачылу да күңелләргә рух күтәренкелеге өстәде.

Азнакайда егетләр күп, Саба кызлары белән таныштырыгыз әле дип безгә дә мөрәҗәгать иттеләр. Үзебезнекеләрне дә өйләндерәсе бар, кызлар үзебезгә дә кирәк дип җавапладык без үз чиратыбызда.

Зәмирә Сәмигуллина. Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев