Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба халкы 23 августта чираттагы дөнья бетүне каршылый

Җәмәгать, ишеттегезме әле? 2013 елның 23 августында тагын дөнья бетәчәк икән. Россия тарихындагы иң атаклы кешеләрнең берсе - Григорий Распутин шулай дип әйтеп калдырган имеш. Распутинны күпләр шарлатан дип, аның сүзләренә ышанмаска да мөмкиннәр. Ләкин факт факт булып кала - Распутин әйтеп калдырганнарның күбесе тормышка ашты. Патша гаиләсе үтерелүе, Сталин...

Җәмәгать, ишеттегезме әле? 2013 елның 23 августында тагын дөнья бетәчәк икән. Россия тарихындагы иң атаклы кешеләрнең берсе - Григорий Распутин шулай дип әйтеп калдырган имеш. Распутинны күпләр шарлатан дип, аның сүзләренә ышанмаска да мөмкиннәр. Ләкин факт факт булып кала - Распутин әйтеп калдырганнарның күбесе тормышка ашты. Патша гаиләсе үтерелүе, Сталин репрессияләре - бу Распутин әйткәннәрнең бер өлеше генә.

Ә дөнья бетүгә килгәндә, Распутин болай дигән: "2013 елның 23 августында коточкыч давыл булачак. Ут җирдәге бар тереклекне үз эченә йотачак, җир шарында тормыш бетәчәк һәм үле тынлык урнашачак. Ахырзаман алдыннан бер-береңә мәхәббәт, хөрмәт кебек хисләр югалачак. Кеше һәр әйбердән табыш алу ягын гына караячак, битараф кешеләр саны көннән-көн артачак". Распутин ниндидер "кара чума" авыруын да телгә ала, халыкның күбесе шуннан кырлачак дип әйтә. Шулай ук халыкның радиактив агулану куркынычы бар ди: "Дөнья буйлап үлем башнялары төзеләчәк. Аларның күбесе ишелер, анннан үлекле кан агар. Ул күкне һәм җирне агулаячак".

21 декабрьне исән-имин чыккач, халык бер тыныч сулап куйган иде инде. Менә хәзер тагын тарих кабатлана - Россиянең кайбер шәһәрләрендә берничә айлык ризык запаслары әзерли дә башлаганнар, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев