Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районы укучылары «IТ-Чемпион» республика бәйгесендә җиңү яулап, iPad планшетка ия булдылар [+фото]

Казанның IT- паркында «IТ-Чемпион» республика бәйгесенең "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Әлеге бәйгенең 1 этабында безнең районнан 3 укучы җиңүче дип танылды: Саба гимназиясеннән Руслан Солтанов (фотода сулдан уңга), Алисә Котдусова һәм Тимершык урта мәктәбеннән Назилә Фатыйхова. Бүләккә iPad планшет алган укучылар барысы да бик шат. Алисә 2631 балл белән республика күләмендә лидер булган.

Нәзиләгә планшетны тантанада катнашкан Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тапшырган. "Бүләк бик ошады. Планшет белән интернетка да кереп була, бәби саклаганда да китап укырга җайлы икән. Шундый конкурсларны тагын үткәрсеннәр иде",- ди Назилә.

Конкурс 2013 нче елның ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Әйтик, укучылар 2нче номинациядә үзләренең осталыкларын программалаштыруда, дизайнда, сервислар һәм электрон хезмәтләр өчен кызыклы идеяләр тәкъдим итүдә күрсәтә алалар. Монысы балаларга җәйге эш. Тәкъдимнәр 1 майдан 3 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Фәнис Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X