Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районында юл-транспорт авариясендә дүрт бала зыян күргән

Балаларны һәркайда сакларга һәм якларга кирәк. Бигрәк тә юлларда. Әлеге максаттан күрелгән чаралар турында ЮХИДИ район бүлекчәсенең пропаганда буенча өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин сөйли.

-Юлларда ел саен балалар гомере өзелүе барыбызны да борчый. Быел гына да республика юлларында биш бала үлде, 126сы төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Безнең районда да юл-транспорт авариясендә дүрт бала зыян күрде. Бәхеткә, үлүчеләр юк. Берүк, була гына күрмәсен иде. Шул максаттан игълан ителгән «Игътибар - балалар!» профилактика операциясенең май ахырына-июнь башына туры килүе тикмәгә түгел. 1 июньнән балаларның җәйге каникуллары башлана. Балалар озын ялга таралыр алдыннан юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат хәтерләрендә яңартырга тиешләр. Мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында юлларда имин булу кирәклеген ассызыклаган дәресләр, сыйныф сәгатьләре, ЮХИДИ инспекторлары белән очрашулар уза.


Кагыйдә бозучылар да ачыклана. Әйтик, велосипедта автомобиль юлында түгел, ә тиешле урыннарда гына йөрергә кирәк. Кайбер ата-аналар бу хакта балаларына аңлатуны кирәк санамый. Операция башлангач, 14 яше тулмаган 5 велосипедчыга кисәтү карточкасы тутырылды. Юл-урам аша рөхсәт ителгән урыннан чыкмаган балалар да игътибардан читтә калмый. Моның өчен 16 яше тулган 25 кыз-малайга карточка бирелде. Скутерларга исә бары тик 16 яше тулганнарга гына утырырга ярый. Быел 2 майда Кукмарада фаҗига булды: скутерга утырган 15 яшьлек үсмер машинага бәрелеп үлде. Әти-әниләр балаларының туган көннәре, истәлекле бәйрәмнәренә кыйммәтле бүләк ясаганчы, аның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын уйласыннар иде.


Руль артына утыручыларга кечкенә җәяүлеләргә карата игътибарны тагын да арттыру кирәк. Операция башлагач, өч йөртүчегә - җәяүлегә юл бирмәгәне, 17 әти-әнигә балаларын автомобильләрендә махсус утыргычсыз йөрткәне өчен беркетмә төзелде. Кайчак өлкәннәр дә, урам аша чыгу кагыйдәләрен үтәмичә, кечкенәләргә начар үрнәк күрсәтә. Май аенда шундый 8 ваемсыз җәяүлегә беркетмә төзергә туры килде. Балаларның юлларда имгәнүен кисә¬түдә уртак тырышлык кирәк.


Операциягә һәм махсус утыргычларга карата ата-аналарның фикерләре белән дә кызыксындык.
Тәбрис Галиев, район электр элемтәсе бүлеге начальнигы:
-Барысына да бары тик уңай карыйм. Кайчак ЮХИДИ хезмәткәрләре белән сөйләшергә туры килә. Ни өчен сез ата-анадан да зуррак җаваплылык белән махсус утыргыч мәсьәләсендә борчылырга тиеш, дип сорыйм. Бала безнеке, аның иминлеге турында беренче чиратта без кайгырырга бурычлы, ләбаса. Кечкенә баласы булып та, махсус утыргычсыз машинада йөр¬гән ата-ананы аңлавы кыен.


Эзмәдән Айдар Мәрданов:
- Алты яшьлек Азалиябез утыргычка шул хәтле ияләнгән. Ул булмаса, машинага утырмый да. Махсус утыргыч безгә тагын берәү кирәк булачак әле. Чөнки икенче балабыз үсеп килә.
Юллар һәрчак хәерле, хәвеф-хәтәрсез булсын иде. Күбесе үзебездән тора. Әнә без инспектор Илнур Насыйбуллин белән урам хәрәкәтен күзәткәндә, "Җиули"да баручы светофорның кызыл уты сүнмичә торып, урам чатыннан чыгып китте. Шунысы гаҗәп: рульдә хатын-кыз булып чыкты.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X