Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабабаш авылында яшәүче Минзифа Гайфуллинага 90 яшь тулды [+фоторепортаж]

6 сентябрьдә Сабабаш авылында яшәүче Минзифа Гайфуллинага 90 яшь тулды. Ул Кызыл Мишә авылында тугызынчы бала булып туып-үсеп, 4 класс белем ала.

Михнәтле елларның шаукымы Минзифа әби өлешенә дә күп тия. 1950 елда Сабабаш авылы егете Сәйфулла Гайфуллин белән гаилә корып, биш ул тәрбияләп үстерәләр, бүген өч балалары исән-сау. Минзифа апа 50 яшендә тол кала. Колхозда төрле эшләрдә намуслы хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә уллары Канифулла, Азат тәрбиясендә яши. 90 яшьлек юбилее уңаеннан тыл һәм хезмәт ветеранын социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин тәбрикләп, традицион бүләк - Россия Президенты Путинның Котлавын, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев